Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вәкиле вазыйфасыннан азат ителде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның фәрманы белән Рөстәм Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вакаләтле вәкиле вазыйфасыннан азат ителде.

Хәзерге вакытта Украина Ощадбанкының Кырым бүлегеннән акча һәм алтын урлау турындагы җинаять эше тикшерелә. Шикләнелгәннәр арасында Кырымның элеккеге беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев та бар.

Күптән түгел генә Рөстәм Тимергалиевның әтисе Илмир Тимергалиев Татарстанның Кырымдагы тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын бушатты, аның урынына Руслан Шаяхмәтов тәгаенләнде.

XS
SM
MD
LG