Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Мәскәүдән фәрман булса, аннексияләнгән Кырым хакимияте ярымутрауга атом-төш коралы урнаштыруга каршы түгел. Бу хакта Кырым башлыгы Сергей Аксенов "Спутник" агентлыгына белдерде.

Севастополь губернаторы Сергей Меняйло да "Рен-ТВ" каналында журналистларның сорауларына җавап биреп: "Дәүләтнең хәрби-сәяси җитәкчелеге бар, саклану министрлыгы бар, кораллы көчләр алдында торган максталар бар һәм көчләрне кая да булса урнаштыру бу максатлар нигезендә эшләнә. Килеп туган куркынычка бәя биреп, мин, җавап бирү һәм иминлек тәэмин итү өчен Кырымда гаскәрләрнең бер бүлеге урнашыр дип уйлыйм", ди.

Әлегрәк Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русиянең Кырымга атом-төш коралы урнаштырырга хокукы бар дигән иде. Аның сүзләренчә, Кырым "беркайчан атом-төш коралсыз җир" булмаган.

2014 елның язында референдум дип аталган чара үткәреп Кырымны үзенә кушкач, Украина, Европа Берлеге һәм АКШ тавыш бирүне танымады һәм Кырым аннексияләнде дип белдерде. АКШ һәм Европа илләре Русиягә каршы чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG