Accessibility links

Нурулла Гариф: "Бу карар прокуратураны бәйдән ычкындырырга мөмкин"


Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

Татарстан прокуратурасы психолог экспертизасына таянып, тарихчы Нурулла Гарифның "Освободительная война татарского народа" китабын экстремистик дип тануны таләп итә. Адвокатлар исә психологлар мондый нәтиҗә чыгара алмый дип әйтә. Гаугалы китап язмышы әлегә хәл ителмәде.

27 март Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә тарихчы Нурулла Гариф китабын тикшерүгә багышланган утырыш узды. Бу инде икенче тапкыр үткәрелгән җыелыш. Татарстан прокуратурасы 2007 елда басылган китапны экстремистик, ул Русиянең конституцион төзелешен җимерергә өнди дип саный һәм аны кулланылыштан чыгаруны таләп итә. Беренче утырышта хөкемдар бу эшкә экспертларның карары җитми дигән сылтау белән мәхкәмә утырышын күчергән иде. Әмма бу юлы да прокуратура белән адвокатлар арасындагы тарткалаш нәтиҗәсендә хөкемдар соңгы нокта куя алмады. Ул психологик экспретизалар ясаган кешеләр мәхкәмәгә килеп, үз фикерләрен дәлилләп күрсәтергә тиеш дигән фикергә килде.

Мәхкәмә вакытында Татарстан прокуратурасы ягыннан да, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан да психологлар тарафыннан ясалган экспертиза нәтиҗәсе барлыгы ачыкланды. Алар бер-берсенә капма-каршы килә. Прокуратура психлогларга: “Бу китапта Русиянең конституцион төзелешен бәреп төшерергә өндәү бармы? Китап милләтара, динара, социальара нәфрәт чыгарамы?” дигән сораулар биргән. Казан төбәкара экспертиза үзәгенең психология фәне галимнәре Анастасия Касыймова беләнЕкатерина Палеха “Әйе, китап русларга карата негатив мөнәсәбәттә язылган, экстремизм чаткылары бар”, дигән бәяләмә биргән. Ә Татарстан китап нәшрияты адвокатлары КФУ галимәсе Алла Фролова ясаган экспертизага таяна, соңгысы исә экстермизм күренешләрен тапмаган, моннан тыш ул китапка мондый бәяләмәне психологлар бирергә тиеш түгел, бу – аларның вәкаләте түгел дигән.

Татарстан прокуратурасы вәкиле: “Прокуратура заказы белән ясалган экспертизага, психологларга ышанмаска нигез юк, алар үз сүзләрен әйтте”, – дип чыгыш ясады.

Лола Кириллова
Лола Кириллова

Ә Татарстан китап нәшрияты адвокаты Лола Кириллова: “Психологиянең төрле мәктәпләре бар, аны физика яки математика кебек фундаменталь фән дип санап булмый, төрле белгечләр төрле фикердә, һәрберсенең үз күзаллавы, шуңа күрә аны нигез итеп алу дөрес түгел. Урысларга карата негатив караш дип гаеп атыла, әмма китапта бер җирдә дә урыс халкы дип язылмаган. Өстәвенә автор үз бәяләмәсен бирми, ә тарихи чыганакларның текстларын гына тәкъдим итә. Татарстан прокуратурасы соравы белән психологларның берничә гасыр элек язылган тарихи текстларга бәяләмә бирүе дөрес түгел. Аннары һәр кеше теге яки бу китапны, әсәрне үзенең психологик халәте, холкы нигезендә кабул итәргә мөмкин. Бу кешенең хиссиятеннә бәйле. Социальара нәфрәт чыгара дигән бәяләмә бирелә икән, алайса чит ил, урыс әдәбиятының барлык әсәрләрендә дә моны табып була. Анда да байларга яки башка социаль катламага карата тискәре мөнәсәбәт белән сурәтләнгән текстларны табып була”, – дип чыгыш ясады.

Хөкемдар мондый дәлилләргә каршы килә алмады, психологлар тарафыннан гына мондый экспертиза җитмәгәнен, бәяләмә биргән белгечләр мәхкәмәгә килеп үз сүзләрен дәлилләсен дигәнне әйтте.

Китап авторы Нурулла Гариф үз чиратында бәяләмәне психолог яки лингвистлар түгел, ә тарихчылардан торган эксперт шурасы бирергә тиеш дигән фикердә.

Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

“Китапта язылганнар – тарихи фактлар. Сугышның яулап алуга корылганмы яки азат ителү сугышымы ул, фронт сызыгының кайсы ягында торуга бәйле. Һәрвакыт кемдер яулый, ә кемдер яклана, җирен дошманнардан азат итә. Якланучы якка һөҗүм итүче, яулаучы берничек тә матур булып күренә алмый. Тарихи текстларда аларның тискәре итеп сурәтләнүе табигый. XVI гасырда бер-берсе белән янәшә дәүләтләр тоткан халык – ул татарлар һәм урыслар. Тарихи чыганакларда урыслар татарларны “басурман”, “безбожник”, “инородец”, ә татарлар урысларны “кәфер” дип яза. Болар тарихи терминнар булып санала. Китапта урыслар яулап алучылар дип әйтү дөрес түгел дип баралар, әмма урыс тарихында, мәсәлән, дошманнарны французлар, японнар яки алманнар дип әйтелгән күп үрнәкләр китереп була”, – дип чыгыш ясады. Өстәмә экспертиза уздырылуга ул каршы да, риза да түгеллеген әйтте.

Мәхкәмә утырышыннан соң “Азатлык” радиосы Татарстан прокуратурасы вәкиленә сораулар биреп карады. Бу китапны алар үзе укыганмы, юкмы икәнен кызыксынды, әмма ул: “Җавап бирергә вәкаләтем юк”, – дип кенә чикләнде.

Татарстан китап нәшрияты адвокаты Лола Кириллова исә китапны укып чыккан, “Мин урыс кешесе булсам да, милләтемә карата бернинди дә таш ату, яла ягуны күрмәдем”, – дип әйтә.

​“Китапта акка кара белән Русиядәге конституцион төзелешне җимерик дип язылган булса – бер хәл, әмма андый бер сүз дә юк. Писхологлар ниндидер символларны факт итеп китерә, тарихи фактлар арасында нидер эзли. Ике психологта ун төрле фикер булырга мөмкин. Әлеге мәхкәмәдә дә бу китапка карата ике төрле капма-каршы бәяләмә бирелгәне ачыкланды.

Гомумән, акылга сәламәт булган җәмгыятьтә мәхкәмәләрдә мондый тузга язмаган эшләр каралырга тиеш түгел. Чит илләрдә “Mein Kampf” китапларын да укырга мөмкин. Әгәр дә кешенең күңелендә башкаларга карата нәфрәт, явызлык, мәкерлек, тискәре караш бар икән, ул матурлыкка өндәүче китаптан да начарлыкны таба ала. Нурулла Гариф китабына бәяләмәне, эксперт буларак, бары тик тарихчы белән юристлар гына бирә ала.

Мәхкәмә Татарстан прокуратурасының гаепләвен дөрес дип таныган очракта аның нәтиҗәсе начар булырга мөмкин. Бу гаделсез карар булачак. Китап таралган, сатып алынган, ул кемнеңдер өендә табыла икән, аны экстермист әдәбият саклый дип, җинаять эше ачылачак. Гомумән, бу прецендент булуы белән куркыныч, аннары прокуратура теләсә кайсы әдәбиятны тыя башлаячагын да көт тә тор.

Бу китап 2007 елда социаль мөһим әдәбият дәүләт программасы нигезендә чыккан, ул Татарстан министрлар кабинеты фатихасы белән нәшер ителгән. Ел саен андагы шура, ә аңа Татарстан Фәннәр академиясе, “Татмедиа” агентлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы керә,бюджет акчасына нинди китаплар чыгарырга тиешлеген хәл итә. Прокуратура– дәүләт сәясәте рупоры. Татарстан министрлар кабинеты каршындагы бу шура дамәгариф,китап нәшрияты өлкәсендә дәүләт сәясәтен алып бара. Бу бер кул икенче кулның нишләгәнен белми булып чыгамы? Димәк, Татарстан прокуратурасы дәүләт структураларыныңкомпетентлыгын шик астына куя булып чыга”, диде адвокат.

Автор Нурулла Гариф, вакыт узганга күрә, җинаять эше ачыла алмый, әмма ул да китап белән маташулары хәерлегә түгел, дип белдерә. Прокуратураның гаеп атуына каршы торып булмаса, Пандора тартмасын ачкан кебек тәртип саклаучылар, прокуратураның кулларын бәйдән ычкындырырга мөмкин дип исәпли. “Иң кызыгы шунда – 2009 елда бу китап нигезендә шау-шу чыккач, шулай ук экспертиза ясалды, Татарстан прокуратурасы үзе, бушны бушка аудырып йөрергә кирәкми, бу– тарихчылар эше, телиләр икән, әнә, конференцияләр уздырылсын, галимнәр тарихи фактларны тикшереп, аны кабул итү яки инкарь итүне үзләре хәл итсен, дип әйтте. Эш шуның белән туктатылды. Ә хәзер вазгыять үзгәрде, җилләр башка яктан исә башлагач, прокуратура үзе бу китапка ябышты, үзе алдан йөгерә. Тик бу юлы, ни сәбәптәндер, 2009 елдагы экспертиза нәтиҗәләрен искә алмыйлар”, диде Нурулла Гариф Азатлык радиосына.

Киләсе мәхкәмә 29 апрельгә билгеләнде.

XS
SM
MD
LG