Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Шәйхи: "1нче каналдан милли киемебезне танытасым килде"


Айдар Шәйхин (с) һәм Юрий Вяземский
Айдар Шәйхин (с) һәм Юрий Вяземский

Сәләтле татар яшьләре Русия күләмендә чыгыш ясауларын дәвам итә. 1нче каналда зирәк мәктәп укучылары өчен “Умники и умницы” тапшыруында милли җанлы Актаныш егете Айдар Шәйхин уңышлы чыгыш ясады. Алай гына түгел, ул бәйгедә түбәтәй киеп катнашты.

Татар халкы сәләтле яшьләргә бай. Моны берсе артыннан берсе кызыклы идея-проектларны тормышка ашырган, уңышлы чыгышлар ясаган егет-кызлар дәлилли. Берләре чит илләрдә белем алып, татар халкына хезмәт итәргә ашкына, икенчеләре татар теленә фильмнар тәрҗемә итә, өченчеләре рус телле дөньяга татар җырын яңгыратып, миллионнарны таң калдыра. Федераль каналлардан миллилекне күрсәтү инде бер трендка әйләнә бара кебек.

Айдар Шәйхи, яшь булуына карамастан, инде шактый уңышка ирешкән егет. Ул публицист булып танылырга да өлгергән (Азатлык радиосының Халык сүзендә аның “Заманадан калышмас өчен татарга фэнтези кирәк” язмасы чыккан иде). Озак вакыт дәвамында Татар Википедиясе проектында катнашкан. Хәзерге вакытта ул Актанышта урнашкан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта укый. Тумышы белән үзе Актанышның Әтәс авылыннан. Инде татар теле һәм әдәбиятыннан I Халыкара олимпиадасы җиңүчесе булып өлгерде, тарих буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призеры.

Айдарның “Умники и умницы” тапшыруында чыгыш ясавы турында төгәлрәк белешер өчен без аның үзенә мөрәҗәгать иттек.

– Айдар, "Умники и умницы"да катнашу теләге, идеясе кайдан туды? Катнашу тарихын сөйләп бирсәң иде.

– Үткән елның маенда әлеге бөтенрусия телевизион олимпиадасының Татарстан өчен төбәк ярышлары уздырылды. Ул ике этаптан торды. Беренчесендә без Татарстан тарихы, рус теле буенча тест биремнәрен чиштек һәм кыска чыгышлар ясадык. Икенче этапка үткәннәр инде келәмнәргә чыгып уйнады. Анысын Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Юрий Вяземский (тапшыруны алып баручы) үзләре бәяләделәр. Анда җиңеп, мин инде чын бәйгенең чирекфинал уеннарына чакыру алдым.

Чирекфинал уеннары декабрь аенда төшерелде. Өч көн эчендә 12 тапшыру әзерләнде. Беренче көнне булган 4 тапшыру әдәби әкиятләр темасына багышланды, икенче көнне – татар-монголларга, өченчесе - XIX гасырдагы тимер юлларга. Келәмгә чыгу хокукына ия булу өчен, башта медаль һәм орден алып, җирәбәдә катнаштым.Һәм тимер юллар темасы буенча келәмгә чыгып уйнадым. Ләкин җиңелдем.

– Мондый авыр тема белән җиңелү оят эш түгел, катнашу һәм уңышлы чыгыш ясау инде күп нәрсәне күрсәтә. Эфир тапшыруы узгач, нинди хисләр булды? Тапшыруда катнашуың файдага булды дип саныйсыңмы?

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

– Мин тапшырудан гомумән канәгать калдым. Минем өчен иң мөһиме – рухи тәҗрибә. Мин максатыма ирештем: тапшыруны төшерү барышында Русиянең бик күп төбәкләреннән килгән яшьтәшләрем белән очраштым, күрештем, дуслаштым. Әзерләнү барышында гыйлемемне арттырдым. Ә инде ярышта җиңү минем планнарыма керми иде, телевизорда уйнап йөреп, апрельгә кадәр (финал ярышлары шул айда төшерелә) вакытымны зая уздырасым килмәде. Югары уку йортларына керер өчен, миңа бөтенрусия олимпиадасы дипломы да җитә, шуңа да "Умники и умницы" өчен артык борчылмадым.

– Түбәтәй киеп килү очраклы булмагандыр...

– Төбәк финалында да түбәтәй белән идем. Шунда Юрий Павлович миңа Мәскәүгә дә түбәтәй белән килүемне сорады. Үземнең дә, әлбәттә, милли киемебезне танытасым, аңа игътибарны арттырасым килде. Беренче каналда түбәтәйнең күренгәне бар инде, ләкин, кайчан карасаң да, ахыр чиктә, берәр "йолдызның" башында күренгән түбәтәй ахырда идәндә ята – КВНда да, "Ледниковый период"та (бәлки, ялгышамдыр) да шулай булды.

– Алга таба хыял, планнарын нинди? Нәрсәләр белән шөгыльләнергә телисең?

– Мин диннәр белеме (религиоведение) белән бәйле юнәлештә укырга телим. Татарстанда әлеге фәннең күтәрелешенә булышырга теләк зур.

Татарстанга охшаш тапшырулар кирәк

Айдарның чыгышын Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов та карады. Азатлыкка ул түбәндәгеләрен әйтте:

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

“Шундый милли җаңлы егетебезне “Умники и умницы” тапышыруында күрү бик куанычлы. Шулай ук бу Татарстанда Казаннан тыш булган мәгариф системасының конкурентлы булуына дәлил.

Кызганыка каршы, Татарстан һәм татар халкы тарихы мәктәпләребездә бик начар укытыла. Һәм “Умники и умницы” тапышыруына охшаш программалар, әлбәттә, Татарстаннын үзендә бик кирәк, чөнки ул тарихыбызга күбрәк кызыксыну уятыр иде.

Милләтне милләт итеп, беренче чиратта, милли үзаң формалаштыра. Милли үзаңның нигезе – тарих. Сәләтле балаларыбыз мондый тапышырулар аркылы тарихыбызны яхшырак, тирәнрәк белүгә тартылса – бу гомумән алар арасында республикага карата патриотлык хисләр уятуга бер адым булыр иде.

Телне саклап калуда тырышлык күрсәтәбез – бу бик кирәкле эш. Әмма кызганыч, тарихи хәтернең бетеп бару күренешенә зур игътибар бирмибез. Бәлки моңа көчебез, иҗтимагый дәртебез калмый”, дип белдерде Азатлыкка Айрат Фәйзрахманов.

XS
SM
MD
LG