Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия прокуратурасы "Дальний" эшен яңадан тикшерә


Элекке "Дальний" полиция бүлеге
Элекке "Дальний" полиция бүлеге

Русия баш прокуроры урынбасары Виктор Гринь Татарстан прокуроры һәм аның урынбасарының карарын гамәлдән чыгарып "Дальний" полиция бүлегенең элекке ике хезмәткәренә карата җинаять эшен яңадан тикшерә башлады. Алар вәкәләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнә. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге белән бергә эшләгән юрист Андрей Сучков хәбәр итте.

2014 елның 16 августында элекке "Дальний" бүлегеннән Азат Абдуллин һәм Эльмир Намазов кеше үтерүдә шикләнелгән 55 яшьлек бер ир кешене аның өе янында көтеп торган булган. Подъездга кергән 20 яшьлек Рафаэл Сафинга алар корал төбәп туктарга кушкан. Егет куркып чыгып йөгергән. Полиция ике тапкыр аткан. Сафин җиргә яткан. Полиция хезмәткәрләре аны типкәләгән. Егетнең йөзе һәм күкрәге кара янган иде, уң тезе җәрәхәтләнгән.

Февральдә Татарстан прокуроры урынбасары Сергей Старостин полицияне аклап җинаять эше ачу карарын гамәлдән чыгарган иде.

"Полиция хезмәткәрләренең Сафинга карата көч куллануына һәм вәкәләтләре кысаларыннан чыгып эш итүенә дәлил юк", дигән иде Старостин. Бу карарны Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та раслаган иде.

Сафин эше Русия баш прокуратурасына җибәрелде. Русия прокуроры урынбасары Гринь, Сафин полициягә каршы көч кулланмаган, аның коралы булмаган, аны кыйнарга сәбәп юк иде, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG