Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:55

Әдәбият елы кысаларында Башкортстанның төньяк районы Караиделдә әдәбият марафоны узды. Чарада катнашучыларның шигъри сүзгә сусаганлыгы сизелде.

Марафон Караидел иҗат йортында кул эшләрен карау белән башланды. Аннан соң түгәрәк өстәл артында районда иҗат итүчеләрнең әсәрләре тикшерелде.

Район каләмкәрләре иҗатына Уфадан барган күренекле язучылар һәм галимнәр җентекле анализ ясады. Аеруча Караиделдә яшәп иҗат итүче проза остасы, дүрт китап авторы Заһит Мурсиев, өч шигырь җыентыгы чыгарган Гүзәлия Тимершина, беренче китабы көн күргән сәләтле шагыйрь Әлфир Якупов иҗатына зур бәя бирелде. Аннан соң Уфа кунаклары Караидел районы музеена сәфәр кылды, китапханә эшчәнлеге белән танышты.

Әдәби марафон район мәдәният сараенда зур тамаша белән тәмамланды. Анда Уфадан барган язучы һәм шагыйрьләр чыгыш ясады.

Чыгышлар район сәнгать осталарының концерты белән үрелеп барды. Мәдәният сараенда алма төшәр урын да калмаган иде. Халык, аеруча, шигъри сүзгә сусаганлыгын күрсәтте, озакка сузылган көчле кул чабулар, алкышлар моңа дәлилдер.

XS
SM
MD
LG