Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ачлык тотучы ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре саны тугызга җитте


Уфадагы ашыгыч ярдәм үзәге хезмәткәре Елена Әхмәтҗанова
Уфадагы ашыгыч ярдәм үзәге хезмәткәре Елена Әхмәтҗанова

Уфадагы бердәнбер ашыгыч ярдәм үзәгенең ачлык тотучы хезмәткәрләренә тагын бер табиб кушылды. Шулай итеп бу протест чарасында катнашучылар саны тугызга җитте.

Табибларның "Гамәл" исемле бәйсез һөнәр берлеге белдерүенчә, протест белдерүчеләр үз вазифаларында эшләүне дәвам итә.

Һөнәр берлеге ачлык чарасында барлыгы егермеләр хезмәткәрнең катнашырга әзер булуын белдерә. Ачлык тотучылар ашаудан баш тартып бары су гына эчә.

Протест белдерүчеләорнең төп таләбе – аларның төп хезмәт хокукларын бозмау, дискриминацияне һәм административ басымны бетерү, ашыгыч ярдәм үзәгенең баш табибы Марат Җиһаншинны һәм аның урынбасарын вазифаларыннан алу.

Җиһаншин мондый протест чаралары өчен җитди сәбәп күрмәвен белдерде.

XS
SM
MD
LG