Accessibility links

Кайнар хәбәр

Air Canada очкычы каты төшеп утыргач 25-ләп кеше хастаханәгә озатылган


Air Canada очкычы һава аланына каты төшеп утыру һәм очышлар юлыннан чыгып китү нәтиҗәсендә 25 кеше хастаханәгә озатылды. Аларның гомеренә куркыныч янамый диелә.

Шимбә кичендә Торонтодан Һалифакска очкан Airbus A-320 очкычында 132 юлчы һәм биш экипаж әгъзасы булган.

Очкыч төшеп утырганда төн булган һәм бик күп кар яуган, өстәвенә нәкъ шул вакытта һава аланында электр уты өзелгән диелә.

XS
SM
MD
LG