Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:46

Җәмәгатьчелек Бәләбәй татар гимназиясе язмышын тикшерде


Уфада бер төркем татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, галимнәр, зыялылар Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновның эштән алынуын тикшереп бәя бирде.

Утырыш Нурмөхәммәт Хөсәеновның әлеге хәлләр турындагы чыгышы белән башланды: "11 мартта эш сәгате тәмамлангач, мине шәһәр мәгариф бүлегенә чакырып алдылар һәм эштән бушатылуым турында фәрман тоттырдылар. Сәбәбен аңлатмадылар. Мин аңа кул куймый чыгып киттем. Икенче көнне үк мәктәптә укучылар һәм ата-аналар ризасызлык белдерә башлады.

12 мартта мәктәпкә ата-аналар җыелды. Ләкин яңа билгеләнгән мөдир аларга да, миңа да мәктәпкә керүне тыйды. Мин аларга гимназиянең низамнамәсен күрсәтеп, аның нигезендә уку йортындагы иң зур хакимият ата-аналар шурасы булуы турындагы юлларны күрсәттем. Шуннан соң яңа мөдир безне үткәрде. Озак та үтми район мәгарифе түрәләре дә килде. Мин җыелыш барган залга узу белән ата-аналар басып кул чапты. Ризасызлык белдерергә кереште. Мин халыкны тынычландырдым.

Ата-аналар мәгариф түрәләреннән минем ни өчен бушатылуым турында сорады. Алар мәктәптәге бер мөгаллимәнең яулык ябынып йөрүен, укучылар арасында да яулыклы кызлар, түбәтәй кигән малайлар булуын, милли бизәкләр күплеген әйтте. Халык ризасызлык белдергәннән соң алар авызларын ябарга мәҗбүр булдылар.

Утырышта катнашучылар

Утырышта катнашучылар

Ул җыелышта 108 ата-ана катнашты. Җыелыш документлары урындагы хакимияткә тапшырылды. Анда низамнамәгә ярашлы, мөдир намзәтенең шурада каралырга тиешлеге, мәктәп җитәкчесен эшеннән бушату да шура вәкаләтендә булуы язылган. Шуннан соң мәктәпнең югары сыйныфлары – 8, 9, 10, 11нче сыйныфта укучылар мине эшкә торгызу турында мөрәҗәгать язып, аны имзалап, район түрәләренә тапшырды. Ата-аналар каршылык чаралары уздырачакларын белдерде, интернеттагы социаль челтәрләрдә мине яклау битләре ачылды.

Әлегә кадәр хакимият тә, мәгариф бүлеге дә эштән алыну сәбәпләрен әйтми. Сәбәпләр табу эше башланган – мәктәпнең финанс эшләрен тикшерә башлаганнар. Ата-аналар 24 мартта каршылык чарасы уздырачакларын хәбәр иткән иде. Шуннан мине район хакимияте башлыгы Юрий Мурмилов чакырып, ул чараны уздыртмаска кирәклеген, минем урыныма кайтарылачагым турында әйтте. Моның өчен район хакимияте каршындагы җәмәгатьчелек пулатына күрсәтмә бирергә ышандырды.

Шулай булуга карамастан, аерым кешеләр бер кешелек пикетлар уздырды. Уфада да татар җәмәгатьчелеге каршылык чарасы уздыруын, шулай ук башкалада безнең мәктәпне тәмамлап чыгучыларның пикеты узуы турында хәбәрдармын.

Мин урыныма ябышып ятмыйм. Кайчандыр бер пенсиягә чыгасы, ләкин сәбәпсез бушатылу һәм бу чараның сәяси төсмердә булуы миңа көрәшергә нигез бирә. Сәяси сәбәп шуңа – быел, белүегезчә, Уфада ШОС һәм БРИКС илләре саммиты була. Башкортстанда татар булу авырлыгы турындагы сүзләрем өчен мине күралмаучы Мортаза Рәхимов һәм аның урыннарда торып калган әшнәләре минем аша республика татарларын Рөстәм Хәмитов белән чәкәштерергә уйлый. Башкортстанның бүгенге җитәкчесен урыныннан бушату өчен шундый сценарийлы уеннар алып баралар дип уйлыйм”, диде Нурмөхәммәт Хөсәенов.

Аның сүзләренчә, төп каршылык район түрәләре белән. Чөнки яңа федераль стандартлар буенча мәктәптә санитар тәртип үтәлсен өчен берникадәр төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк. Хөсәенов шуны күздә тотып инде берничә ел финанс таләп иткән. Республика җитәкчесе һәм мәгариф министры аның мөрәҗәгатьләрен уңай чишәргә боерык бирсә дә, район мәгариф бүлеге "оныткан" булып чыга. Аларның "онытулары" елдан-елга күчә барып, Хөсәенов һәм җирле түрәләр арасында каршылык соңгы ноктага җиткәч, аны чишү өчен иң яхшы юл – Нурмөхәммәт Хөсәеновны эшеннән алу юлы дип тапканнар.

Шунысы кызык, Хөсәеновка төзекләндерергә акча табылмаган бер вакытта, яңа мөдир үзе утырган, моңа кадәр яшел төстә булган бүлмәне зәңгәргә буятырга, бүлмәләрдәге милли шигарләрне алып, урыннарын яматырга, диварларны буятырга акча тапкан. Болар турында бәйсез журналист Мадриль Гафуров сөйләде:

Мадриль Гафуров

Мадриль Гафуров

"Мин берничә көн Бәләбәйдә булып, әлеге хәлләрне өйрәндем. Дөрес, монда Нурмөхәммәтнең да гаебе бар. Аның гаебе – артык эмоциональ, кичерешләрен эчтә саклый белмәүдә. Иң төп гаеплеләр, әлбәттә, район мәгариф бүлеге. Алар Нурмөхәммәт Хөсәеновтан уттан курыккан кебек курка. Хәзер эштән алуларын нигезләү өчен мәктәптә ревизия эшләре башладылар. Мин Бәләбәйдә булган көннәрдә Башкортстан татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева да анда булып китте. Бергә мәктәптә булдык. Ул хәлләрне әллә аңламый, әллә аңларга теләми. Укучылар һәм ата-аналар белән уртак тел тапмагач, яңа билгеләнгән мөдир апрель башыннан китәргә җыена. Аның урынына башка кеше намзәте каралган. Римма Үтәшева: "Яхшы намзәт таптык, каршылыклар юк", дип җәмәгатьчелекне тынычландыра. Дөрес булмаган мәгълүмат тарата. Без бәйсез экспертлар һәм хокукчылар белән ревизия комиссиясе төзеп, тикшерү үткәрергә тиеш. Һәм, әлбәттә, финанс эшчәнлеген дә" диде Мадриль Гафуров.

Социология фәннәре докторы Рушан Галләмов та бу эш артында башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов кешеләре булырга мөмкин дип исәпләвен әйтте:

Рушан Галләмов

Рушан Галләмов

"Мин Нурмөхәммәт Хөсәеновның әләге хәлләрне сәяси бәяләве белән килешәм. Чыннан да, элеккке президент Мортаза Рәхимов һәм бүгенге җитәкче Рөстәм Хәмитов арасында каршылык бар. Алар һич кенә дә республиканы үз кешеләре җитәкләмәү белән ризалашмый. Шушы көннәрдә генә Мортаза Рәхимов заманында премьер булган Раил Сарбаевның интервьюларын тарату да шул максаттан. Анда республика уңай яктан бәяләнмәгән. Бүздәктәге Килем татар мәдәни үзәген урамга куу да шушы ук максаттан эшләнә дип уйлыйм. Теләкләре республика татарлары һәм Башкортстан башлыгы арасында каршылыклар тудыру. Моның ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан эшләнүе аларда максатларына ирешергә өмет уята. Мин бу хәлләрне татар оешмалары берлегендә тикшерергә, бәйсез хокукчылар һәм ревизия комиссияләре оештырырга, депутат сораулары белән Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать итәргә кирәк дип исәплим" диде Рушан Галләмов.

Утырышта катнашучылар якын көннәргә шушы юнәлештә эшләү өчен эш планы кабул итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG