Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:58

Чаллыда коммунистлар ил җитәкчелеген халыкка каршы эшләүдә гаепләгән урам җыены уздырды. Анда КамАЗ эшчеләре дә күренде, тик алар фикерләрен әйтергә теләмәде, карап кына торды.

Чаллыдагы "Русия коммунистлары" фиркасе Җиңү паркында урам җыены уздырды. Биредә социаль мәсьәләләр белән бергә иҗтимагый-сәяси таләпләр дә яңгырады. Биредә түрәләрне бушлай дарулар белән тәэмин итү турында Путин тарафыннан имзаланган карарга мөнәсәбәт тә белдерелде.

Өч йөзләп кеше катнашкан урам җыенын шушы фирканең Чаллыдагы җитәкчесе Татьяна Гурьева ачты һәм үзенең чыгышыннан соң дистәгә якын кешегә фикерләрен белдерү өчен сүз бирде.

Чыгышларда беренче чиратта ил хакимиятенең бүгенге көндә алып барган юнәлешләренә кискен тәнкыйть сүзләре әйтелде. Мәсәлән, монда "Үз халкына карата геноцид сәясәте алып баруны туктатырга чакырабыз. Тәмәке әйберләренә, аракы сәнәгатенә дәүләт монополиясе булдырылсын!" диелде. Шушында ук КамАЗ ширкәтенә дәүләт ярдәме күрсәтелеп, ширкәтнең ай саен миллионнарча сум керем алган топ-менеджерларын эшләреннән алып, КамАЗны дәүләтнеке итү турында да сүзләр яңгырады. Биредәге эшчеләрнең 10-20 мең сум хезмәт хакы алулары да әйтелде.

Татьяна Гурьева

Татьяна Гурьева

Чыгыш ясаган Татьяна Гурьева Русия хакимиятләренең 2012 елның 8 июнендә кабул иткән урам җыеннары хакындагы 65-ФЗ санлы канунны юкка чыгару, Бердәм сайлау көнен март аена күчерү, вакытыннан алда сайлау күренешен бетерү, сайлауларга чыгарга теләгән фиркаләргә тигез шартлар тудыру, хәрәмләшүләргә каршы канунны кырыслату таләпләрен белдерде.

Русия президенты 16 мартта 136нчы санлы фәрманга кул куйды. Анда бушлай яки илле процент ташлама белән дару алырга хокуклы булган дәүләт түрәләренең вазифалары да күрсәтелгән. Бу исемлеккә президент идарәсе хезмәткәрләре, федераль министрлар, сенаторлар, депутатлар, хөкүмәт аппараты, федерация шурасы һәм Дүләт думасы хезмәткәрләре, Русия илчеләре, шулай ук төбәкләрдәге югары җитәкчелектә эшләүчеләр, аларның гаилә әгъзаләре дә керә. Шушы урыннарда эшләп хәзер инде пенсиядә булган түрәләр дә шушы фәрманга таянып, даруларны бушка алырга хаклы булачаклар. Урам җыенында бу хакта сүз чыккач, халык арасында "Безнең хакимиятләрнең оятсызлыгының чиге юк. Тормышның очын-очка ялгый алмаган халык өчен аларның акчалары юк. Ә үзләренә миллионнарча керемнәр белән бергә берни дә кызганыч түгел", дигән сүзләр дә ишетелде.

Әлбәттә, әлеге җыенда катнашучыларның, чыгыш ясаучыларның күпчелеге пенсионерлар иде. Килүчеләр арасында КамАЗ, башка ширкәт эшчеләре дә күренде. Ләкин алар сүз әйтмичә, фикерләр белдермичә, читтәнрәк күзәтеп торуны кулай күрделәр. Ширкәтләрнең өч көнлек эш атнасына күчә барулары, тормыш шартлары турында сөйләшергә чакыруларыбыз барып чыкмады. Аларда эш урыннарыннан куылу ихтималыннан курку хисләре өстенлек итә иде шикелле.

Шулай да алда әйтелгән таләпләр, коммунал түләүләр, сугыш чоры балалары турында канун кабул итүләр һәм башка юнәлешләрдәге фикерләр җыен резолюиясенә кертелде, укылды. Ул бердәм рәвештә кабул да ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG