Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:53

"Безнең фермерлар кыен вазгыятьтән чыга белә"


Миңталип Миңнеханов унбиш елга якын Татарстанның Тукай районы фермерлары берлеге рәисе булып тора. Чит илләрдәге фермерларга дәүләт ярдәменең зур булуына көнләшү белән карый ул. Шулай ук биш кеше урынына бер кеше эшләүне уңышлы алым дип санамый.

Миңталип әфәнденең биләмәләре Тукай районының Иске Ерыклы авылында урнашкан. Март аеның җилле-давыллы көннәренең берсендә без анда булдык һәм әңгәмә кордык.

– Миңталип әфәнде, менә тагын кыр эшләре якынлаша. Авыл җирендә эшләүче фермерлар елның-елында шушы чорда аеруча нинди дә булса кыенлыклар алдында кала. Соңгы еллардагы борчуларыгыз нидән гыйбарәт?

– Без авыл хуҗалыгында байтак еллар эшлибез. Елның һәркайсы бик үзенчәлекле килә. Менә быелгысы да шулай. Авылда эшләүченең мәшәкате бит аның ел әйләнәсе бара. Миңа районның фермерлар берлеге рәисе буларак мөрәҗәгатьләр күп була. Фермерларның кайсыдыр ныгый тора, башлап җибәрүчеләргә беренче елларда кыенга туры килә. Баштан ук материаль-техник базаны булдыру зарур. Кырчылык белән шөгыльләнәсең икән, эшкәртү кораллары, техникалары кирәк. Терлекчелек юлында эшләгәндә азык-төлек әзерләү, ферманы тәртиптә тоту, җитештергәнне вакытында сату мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк.

Тукай районында 65 фермер хуҗалыгы бар. Шуларның 55е әйбәт кенә эшләп килә. Ләкин бит төрле авырлыклары да чыгып тора. Доллар, евро бәяләре арту аркасында сатып ала торган техника, ягулык-майлау әйберләре, үсемлекләрне химик саклау чаралары, ашлама, орлык бәясе нык артты. Кредитлар алганда да банкларда процентларны нык арттырдылар.

– Фермерларга хөкүмәт ярдәмнәре турында да күп сөйләнә бит. Чынбарлыкта ничек?

– Хөкүмәттән бераз ярдәм күренә инде. Русия һәм Татарстан субсидияләре дигән нәрсәне дә кулланабыз. Ләкин һәркайсында да кыенлыклар бар. Менә банклар фермерга кредитны, мисал өчен, 20 процент белән бирсен, шуны хөкүмәт субсидияләсен иде. Чөнки һәрбер фермер хуҗалыгы мондый эшләр артыннан йөреп бетерә алмый. Банкларның процентлары зур булса да ул акчаны алу кыен әле. Аның кыенлыгы шунда, яңа башлаган фермерга кредит алу өчен салырлык кертеме юк. Банклар өчен керием яки ышанычлың булу мәҗбүри. Алар булмаса тиз генә арада кредит бирмиләр. Дөресен әйткәндә, банкларда вакыт күп уза. Алар гаризаны кире дә какмый, сорауны да хәл итмиләр. 1-2 томлык документ җыеп банкка тапшырасың, күпме вакыт исраф итәсең, нәтиҗәдә банклар, “сезгә кредит бирә алмыйбыз”, диләр. Болар булмасын иде. Чөнки белешмәләр җыюның кыенлыгы бик зур.

“Россельхозбанк” фермерларны тиз арада кредитлар белән тәэмин итәргә тиеш шикелле. Монда да үз кыенлыклары җитәрлек. Икенчедән, үстергән игенне икмәк эшләнмәләре комбинатларына, монополистларга тапшырабыз. Тапшыргач, еллар буе акчасын бирмичә интектерәләр. Икмәкне үстердек, җыйдык, тапшырдык. Ә бит алган кредитларны, булган бурычларны түләү өчен акча кирәк. Без шул әҗәтләрне түли алмыйча, кабалага керәбез. Авыл хуҗалыгында эшләүчене шулай итеп кабалага кертәләр. Узган елгы бурычларны түли алмаган фермер быел орлык та, запас частьләр дә, ашлама да сатып ала алмый.

– Хакимияткә якынрак булучы фермерлар кредитларны да түбәнрәк процентлар белән ала, субсидияләргә дә юлларын таба дигән сүзләр ишетелә. Болары ни дәрәҗәдә хаклы сүзләр?

–Монда өлешчә дөреслек бар. Фермер хуҗалыгы үзе бик активлык күрсәтсә, хакимиятләр тирәсендә элемтәләр булдырса, мондый күренешләр булуы ихтимал. Ләкин тоташтан шулай димәс идем. Ләкин фермерларның бер өлеше тиешле субсидияләрен ала, бер өлеше ала алмый. Без бу күренешне, бу мәсьәләне озак еллар күтәрәбез инде. Чыннан да ярдәм бар, тиеш икән, бар кешегә дә тигез булсын.

Фермерларның кайсына 300, кайсына 400 кило ашлама бирелә. Аны алып кайту чыгымы гына да ашлама бәясен узып китә. Инде бер машина тутырып ашлама ала алмаган фермерга аны акчалата гына бирергә дә вакыттыр. Чөнки вак фермерлар 300 кило ашлама өчен Менделеевски каласына баруны кирәк санамаячак. Менә шундый хәл итәсе мәсьәләләр дә бар әле.

– Миңталип әфәнде, сезнең хуҗалыкта шактый катлаулы гына техникалар да күренде. Шуларның берсе бәрәңге аралау машинасы. Нинди бәягә, каян алып кайттыгыз?

–Без "Росагролизинг"ка чыгып, шулар аша әлеге бәрәңге аралау комплексын 9,5 миллион сумга Франциядән кайтарттык. Дөрес, бу очракта хөкүмәт тарафыннан да ярдәм булды.

– Искәрткәнегез бармы, чит илләрдә фермерларга нинди ярдәм дә, Русиядәге фермерларга дәүләттән нинди ярдәмнәр күрсәтелә?

Миңталип Миңнеханов

Миңталип Миңнеханов

– Көнбатыш илләрендәге фермерларга бер гектар җиргә кимендә 750 доллар күләмендә ярдәм бирелә. Ә бездә иң күп дигәне дә бер гектарга 50 доллар дәүләт ярдәме бирелергә мөмкин. Рәхмәт безнең фермерларга. Алар иң кыен вазгыятьләрдән дә чыга беләләр. Алар биш кеше урынына бер кеше эшләргә мөмкиннәр. Инде акча ягың мөмкинлек бирми икән, үзең рәис, үзең инженер, агроном, төяүче-бушатучы, механизатор да буласың. Көнбатышта, шул ук Финляндиядә, инде Казакъстанда да авылга зур ярдәм күрсәтелә. Чөнки авылда адәм баласы яши икән, анда инфраструктура саклана. Менә шундагы халык турында да онытмаска кирәк, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу зарур.

Булган кыенлыклар хакында хакимиятләргә дәгъваларыбызны белдереп торабыз. Ләкин аның белән генә алга китеп булмый. Барыбер чәчәргә, урырга туры килә. Шулай итеп яшибез.

Тукай районы фермерлары терлекчелек белән, умартачылык, балыкчылык һәм башк күп юнәлешләрдә эш алып бара. Әгәр Көнбатыштагы кебек дәүләт ярдәме булса, алга китеш нык булыр иде. Шулай да санкцияләргә дә карамастан, тырышабыз инде.

– Күптән түгел генә Казанда татар фермерлары җыены узды. Сез анда катнаштыгыз, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын тыңладыгыз. Мондый очрашуларны кирәк саныйсызмы?

– Мондый җыенның бәясен әйтеп бетергесез. Мин анда татар егетләре белән танышып сөйләшкәннән соң исләрем китте. Күп кенә Русия төбәкләрендә татарларыбыз башка милләтләргә сеңеп бетсәләр дә, гадәтләребезне, динебезне, денебезне, моңыбызны саклаганнар. Алар чиста татарча итеп җырлап та күрсәттеләр. Президент Миңнеханов та чит төбәкләрдәге татарларга китаплар, уку әсбаплары белән ярдәм итү турында сүзләр әйтте. Конгресс рәисе Ринат Закиров та үз эшенә бик тугрылыклы. Алга таба да шулай барса, телебез дә, иманыбыз да сакланыр.

Азактан Миңталип әфәнде Миңнехановтан быел бәрәңге үстерүгә нинди игътибар биреләсен дә белештек. “Бәрәңге орлыгын Германиядән кайтартачакбыз. Шуны экологик яктан чиста итеп үстереп сату теләге бар. Ул чиста булачак, чөнки безнең бу бәрәңгене ашламаларга, химикатларга күмәргә акчабыз юк”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG