Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә «Система» һәм «Урал-Инвест» арасынданы татулашу килешүен раслады


Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе «Урал-Инвест» ширкәте һәм «Система» финанс оешмасы арасындагы татулашу килешүен хуплаган. «Башнефть» акцияләрен югалту өчен «Система»га күчерәләчәк акча 70,7 миллиард сумнан 46,5 миллиард сумга киметелгән.

Шул ук вакытта «Система» хәйрия эшен дәвам итсен өчен «Урал» фондына акчаның бер өлешен - 4,6 миллиард сумны кире күчерәчәк. Бу турыда килешүдә язылган булган.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, узган ел Русиянең баш прокуратурасы соравы белән Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе “Башнефть”нең кыйммәтле кәгазьләрен дәүләткә кайтару турында карар чыгарган иде. Мәхкәмә моны хосусыйлаштыруда канун бозулар булуга нигезләнеп эшләде. Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе карарыннан соң “Система” башы Владимир Евтушенков канун бозып хосусыйлаштырылган акцияләрне сатып алудан күргән зыян өчен “Урал-Инвест”ны мәхкәмәгә биргән иде.

18нче февраль Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе “Урал-Инвест”тан “Система”га 70,7 миллиард сум акча түләтү турында карар чыгарган иде. Ләкин “Урал-Инвест” ул кадәр акчасы булмавын белдереп, банкротлык эшләрен башлады. “Урал-Инвест”ның акчалары 2013нче елда 51,2 миллиард сум калганлыгы мәгълүм булды.

XS
SM
MD
LG