Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Татарстанның билгеле шәхесләре катнашында яшьләр форумы узачак


Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин
Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин

18 апрель көнне Татарстанның Русиядәге вәкиллеге Мәскәүдә "Мәскәү-Татарстан күпере" дигән яшьләр форумы уздыра.

Вәкиллекнең интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә, ул ТАССРның 95 ел, Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел һәм Икенче дөнья сугышында җиңүгә 70 ел уңаеннан уздырыла.

Яшьләр арасында нигездә Татарстаннан чыккан һәм хәзер Мәскәүдә эшләүче Русия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, армия генералы Мәхмүт Гәриев, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, "Русский стандарт" ширкәте президенты Рөстәм Тарико, "Российская газета" баш мөхәррире Владислав Фронин, Беренче канал журналисты Тимур Сираҗиев һәм башкалар катнашачак.

Форумда катнашу өчен Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән 35 яшькә кадәр булган студентлар, яшь белгечләр чакырылган.

Анда Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Форум кысаларында "Татарстанның икътисади мөмкинлеге", "Яшьләр өчен Татарстан", "Мегаполис шартларында традиция, ана телен саклау" һәм башка темалар күтәреләчәк.

XS
SM
MD
LG