Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түбәтәй – ул татар хатынының таҗы"


"Түбәтәй – ул татар хатынының таҗы"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

"Түбәтәй – ул татар хатынының таҗы"

Татар милли киемнәрен фәнни яктан өйрәнгән дизайнер Миләүшә Мусина ирләр түбәтәен кечерәйтеп хатын-кызларга киертә башлаган. Үзгәртелгән татар милли баш киемен ул бөтен дөньяга танытмакчы.

MISA брендын төзегән Миләүшә Мусина үзенең иҗат җимешен калфак түгел, чигүле түбәтәй дип атый. Чөнки "калфак башкача тегелә, ә бу нәкъ менә түбәтәй формасына туры китереп ясала" ди ул.

Түбәтәйгә милли бизәкләр төшереп, энҗеләр белән чигеп, ул аны кызларга никахларга, туйларга киергә тәкъдим итә. Дизайнер фикеренчә, әлеге баш киемен милли чараларга, татар концертларына киеп чыгарга мөмкин. Хәтта декоратив шләпә итеп заманча киемгә һәм букчага туры китеп ат чабышларына тагып барырга була. "Затлы баш киеме белән халыкны шаккатырыр өчен" ди Миләүшә.

Чигүле хатын-кыз түбәтәен Казандагы һәм чит илләрдә яшәүче заманча татар кызлары, ханымнары яратып өлгергән. Алга таба бик күп заказлар алынган, Миләүшә Мусина бу көннәрдә үзенең эш бүлмәсендә баш күтәрми чигеп утыра.

Ул алга таба зур планнар кора, киләчәктә Dolce&Gabbana, Сhanel мода йортлары кебек башкаларга охшамаган үзенең заманча һәм милли түбәтәен бөтен дөнья хатын-кызларына кидертмәкче.

XS
SM
MD
LG