Accessibility links

Казанда дизайнерларның милли бизәкләр күргәзмәсе ачылды


"Матурлык" бренды букчалары
"Матурлык" бренды букчалары

Кол Шәриф мәчетенең Татар шамаиле галереясында "Татар бизәге: яңа офыклар" күргәзмәсе ачылды. Экпозициядә татар орнаментын төрле яктан ачып салган кырыклап сәнгать әсәре үрнәге тәкъдим ителә.

Шунысы игътибарга лаек – күргәзмәдә милли орнамент өлкәсендә эшчәнлекләре белән танылган яшь дизайнер­ рәссамнар катнаша: Артур Шагеев (Казан) – "Maturliq" бренды, Ринат Сәфәров (Казан) – "Мирасыбызны саклап" бренды, Ләйсән Мәрдәншина (Мәскәү) – Mirdesign студясы, Мира Рәхман (Мәскәү), Диләрә Гадеева (Казан) – "Милли" чәчәкләр студиясе.

Әйтергә кирәк, бу – милли юнәлештәге график дизайн эшләрен бер экспозициягә берләштерүнең тәүге очрагы.

Яшь дизайнерлар татар бизәкләрен көндәлек тормышта очрый торган әйберләргә – мендәр, футболка, свитшотлар, яулыклар, календарьлар, телефон тышлыклары, открыткаларга төшергән. Шулай итеп, алар милли орнаментны көнкүрешнең төрле өлкәләрендә кулланып булуын исбатлый.

Татарстан башкаласы бүген Русиядә туристлар иң күп килә торган шәһәрләрнең берсе. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрнең милли йөзе булуы бик зур әһәмияткә ия. Бүген милли орнамент казаннарның торагын һәм киемен бизи, урамда реклама постерларында һәм сәүдә брендларында очрый. Ачык төсләр файдаланып, яңа композицион алымнар кулланып, яшь дизайнерлар татар орнаментын бүгенге кеше тормышының әһәмиятле бер ягына әйләндерергә, традицияләрне кире кайтарырга телиләр, һәм милли бизәкләр аша татарларны үз халыкының гореф­гадәтләре белән кызыксынуга этәрәләр.

Мөгаен, бу күргәзмә ачылуны татар орнаменты үсешендә яңа бер күренешкә ишарә итүче вакыйга диеп тә бәяләргә буладыр, чөнки без бүген татар бизәкләренең актив рәвештә кешенең көнкүреш тормышына кереп баруын күрәбез.

Күргәзмә 15 майга кадәр эшли.

XS
SM
MD
LG