Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

28 мартта Төмәндә үткән бәйгеләрдә мәртәбәле жюри "Себер йолдызы" исемен Анжела Әбдрәшитовага бирде, "Татар егете" итеп Дамир Тимкановны лаек дип тапты.

VIII “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләренең финалында катнашкан җиде кыз һәм җиде егет “Тимерьюлчылар” мәдәният сараенда төрле яктан булганлыкларын күрсәттеләр. Төрле утлар белән бизәлгән матур сәхнәдә 2014 елгы бәйгедә катнашучы Диана Бакирова үзе көен һәм сүзләрен иҗат иткән “Яшә” җыры белән тамашаны башлап җибәрде. Кыз-егетләр бию белән аның чыгышына ямь өстәделәр. Һәм сынаулар тезмәсе башланды: үзең белән таныштыру, иҗади чыгыш тәкъдим итү, дефиле. Ул арада финалчыларның лагерьдагы тормышы (татар теле, ислам, имиджеология, актерлык осталыгы, хореография, татар тарихы, мәдәнияте дәресләрендә катнашу), Төмән өлкә Думасында депутат белән очрашу, Ямбай музей-архитектура комплексында, Борки балалар йортында булу турында “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының Төмән корпункты журналисты София Хәйруллина әзерләгән берничә фильм да күрсәтелде. Шунда ук видеокүренештә алар тест рәвешендә укыган фәннәре буенча имтихан да тапшырдылар.

Үзе дә “Себер йолдызы” мәктәбен үткән Эллина Сәитова милли төсмерле киемнәр санын арттырган, катнашучылар күрсәтүендә коллекцияне тамашачы җылы кабул иткәнлеген аңлатып гөрләтеп алкышлады.

Быел беренче мәртәбә бәйгедә Коръән сүзләре ишетелде. Күңелнең нечкә кылларын тибрәндерә торган җырлар, артистларча башкарылган нәфис сүз, сәхнәләштерелгән күренеш, хәрәкәтләрендә ут уйнаткан биюләр, скрипка, баян моңнары да булды.

Бәйгеләрнең төп оештыручысы өлкә татар башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров тиккә генә: “Бу конкурс ни өчен кирәк: безнең бурыч – актив, уңышлы яшьләр тәрбияләү. Шул ук вакытта алар татар булулары белән горурлансыннар, гореф-гадәтләрен сакласыннар, хөрмәт итсеннәр”, - дип кабатлыймыни?

“Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре миңа калса, яшьләр өчен бик зур, яңа мөмкинлекләр ачалар. Күпләр татар мәдәниятенә якынайды. Күпләр шул конкурслар аркылы үзләренең тормыш юлларын да сайлады. Шул проектлардан үткән һәрбер кеше хәзер халкыбызның киләчәге өчен яши, татар телебезне сакларга тырыша. Ә балалар бәйгедә катнашу теләге белән янып, сәләтләрен үстерәләр, туган телләрен ныклап өйрәнәләр. Бу бик сөендерә. Үзем мин, мең рәхмәтле шушы проектның оештыручыларына, чөнки без инде бер зур, тату гаилә! Ел саен безнең гаиләбез зурая бара. Мин моңа бик тә шатланам. Бүген дә зал тутырып килгән тамашачы. Димәк, өлкә татар Конгрессы идеясе белән тормышка ашкан бу проект эшен уңышлы дәвам итә. Ә никүпмесе яшьләр? Димәк, яшь буынны кызыксындыра ала торган ниндидер көч бар монда”, - дип ихластан үзенең хисләре белән уртаклашты үзе дә 2011 елда бәйгедә катнашып, “Татар радиосы” гүзәле” исемен алу бәхетенә ирешкән, 4 ел буе шул радиода эшләүче Гүзәлия Хәмидуллина.

Дөрестән дә, үзем аралашканга карап та, “Ямал-Дуслык” лагерында татар теленнән дәресләр биргән Наисә Гайнельянова әйтүе буенча да, быел тел ягына игътибар бермә-бер арткан, татарча сөйләшүчеләр чагыштырмача күбрәк, ә инде аңламаучылар бөтенләй юк. Бәйгеләрнең алдагы еллардагы финалчылары да татарлык турында аңлап, ислам диненең әһәмиятенә төшенеп, матур гаиләләр коралар һәм балалары белән татар телендә сөйләшәләр. Хәзер сүзне аларга бирик: “Бәйгедән соң минем тормышымда күп үзгәрешләр булды: урта мәктәпне тәмамладым, университетта диплом алып чыктым. Тормышымда кызыклы иҗади чор - татарлар арасында төрле чараларда актив катнашу вакыты башланды, конкурстан соң Ижевскига федераль сабантуйга бару да хәтеремдә матур истәлек булып саклана. Кияүгә чыккач, иҗтимагый тормышта катнашулар чикләнде, кызым Ясминәне алып кайттык. Аның белән өйдә татар телендә сөйләшәбез”, - дип сөйләде үзе турында “Себер йолдызы-2011” Җәмилә Шәрәфетдинова-Хөснетдинова.

“Себер йолдызы-2010” Рамилә Речапова-Уразова да, кызым белән татарча сөйләшәм, әтисе туган телен белми, әбисе, кызың белән бергә өйрәнерсең, дип көлдерә, дип шаяртты.

“Татар егете-2010” Фәнил Сәйфуллин: “Эчке мөмкинлекләрен ачарга ярдәм иткән, үземне шәхес итеп хис итәргә булышкан бәйгедә катнашуыма шат. Татар булуыңнан курыкмаска, ә горурланырга гына кирәк, татарлар – бөек халык. Атнасына 2-3 мәртәбә очрашып тора идек, хәзер инде эш, гаилә вакытны күбрәк таләп итсә дә, барыбер күрешәбез, иҗатны ташламыйбыз. Анда танышкан дусларым җәмгыятьтә үз урыннарын таптылар, кемдер үз эшен ачты, кемдер хакимияттә хезмәт итә”, - диде.

“Себер йолдызы-2012”, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрәхимова татар балаларында милли әдәбиятка мәхәббәт уята: “Халкыбызның үсеше өчен аның киләчәген тәрбиялим һәм аларга белем бирәм, - ди ул. - Татар теле укытучысы буларак, укучыларымда милли үзаң уяту максатыннан халкымның үткән юлына, бәйрәм-йолаларына, гореф-гадәтләренә мөрәҗәгать итәм. Дәресләремдә белем бирү белән беррәттән әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, иҗади фикер йөртүче, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куям. Балалар үзләрен кеше итеп тойсыннар өчен, аларда милли горурлык, туган иленә, туган теленә мәхәббәт хисе тәрбияләүдә эшлим”. Ә Төмәндә татар халкы үсеше өчен мөмкинлекләр бармы, дигән сорауга ул: “Татарның үсеше өчен бик күп чаралар оештырыла, оешмалар күп эшләр башкаралар, тик бердәмлек кенә җитеп бетми”, - диде мөгаллимә.

- Бәйгедән соң, катнашучылар татар хәрәкәтендә актив катнаша башлыйлар. Алар ниндидер проблемнары чыгып, берникадәр аралашмый торсалар да, мөмкинлекләре чыгу белән яңадан киләләр. Финал тамашасын оештыруда безнең төп ярдәмчеләребез нәкъ менә “йолдызлар”ыбыз һәм “егетләр”. Төрле чаралар да аларсыз үтми, бу яктан алар – безнең горурлыгыбыз, - дип өстәде үзе “Татар егете” финалчысы булган, инженер һөнәрен алса да, күңеле тарткан эшенә - Төмән шәһәре мәдәният бүлегенә килгән, хәзер яшьләрнең дә әйдәүчесе Сәет Тузмәхәммәтов.

Аңа кушылып, быелгы “Онлайн тавыш бирү” һәм “Башкару осталыгына ия” номинацияләрендә җиңгән Надия Нәбиева, татарлыкны саклар өчен мин татар оешмасында яшьләр белән төрле кичәләр үткәрергә телим һәм, Аллаһы боерса, татар гаиләсе корып, анда үзебезнең татар телебездә сөйләшергә, бергәләшеп татарым өчен хезмәт итәргә теләгем бар, дигән уе белән уртаклашты.

Боларның барысына да нәтиҗә ясагандай Бөтендөнья татар Конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәр бәйгенең үз матурлыгы барлыгын билгеләп үтте. “Бигрәк тә үзараларында татар гаиләләре барлыкка килүе гаҗәпләндерде. Милләтебезнең нигез ташы, бөтен эшләребезнең нәтиҗәсе дә - шул татар гаиләсе. “Бездә ятим бала юк” проекты да бөтен Русия күләмендә күтәреп чыгарлык. Татарның ятим баласы булмаган. Боларның барысын да бергә туплагач, Төмән өлкәсендә яшьләр, урта буын катнашында милли хәрәкәт, үсеш, татар элитасы формалашуы бара, дип әйтә алабыз. Боларны бөтен татар дөньясына да үрнәк итеп куярлык, алар турында мәгълүмат формасында булса да башкаларга җиткерә алсак иде”, - диде ул.

Бөтенрусия “Татар кызы” бәйгесе кураторы Рената Байтимирова: “Бәйгеләрне беренче генә күрүем. Шулкадәр күп, искитмәле эш башкарылган, яхшы итеп оештырылган. Оештыручыларга зур рәхмәт. Мин дә Ренат Фәйзуллинны яратып калган идем, тамашачы да аны ошаткан икән. Быел “Татар кызы-2015” Чиләбе шәһәрендә үтәчәк. Рәхим итегез”, - дип тирән эчтәлекле, алга карашлы бәйгеләрнең югары рухта үткәнлегенә басым ясады.

Татарстан һәм Русия халык артисты Ренат Ибраһимов, илебезнең танылган яучысы Роза Сябитова, өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров һәм башка күренекле шәхесләрдән торган жюри тантаналы рәвештә “Себер йолдызы-2015” исемен Анжела Әбдрәшитовага бирде, “Татар егет-2015” итеп Дамир Тимкановны билгеләде. Алар 250 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр. Башкалар да бүләксез калмады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG