Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:24

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Широкинода низагның куерып китүен әйтә.

Украин хәрбиләре Русия тарафлы сепаратистларның Донецки өлкәсе Широкино авылына һөҗүм итүен белдерде. «Азов» украин батальонының Facebook битендә язылганча, һөҗүмгә каршы тора алганнар, әмма ике кеше яраланган.

Элегрәк Европада имимнлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус комиссиясе Широкино районында сугышның куерып китүен әйтте. Узган якшәмбедә авылга танклардан ут ачылган.

Узган тәүлектә сепаратистлар ким дигәндә 13 тапкыр Донбасста украин хәрбиләрен утка тоткан. Аеруча да Артемовски һәм Авдеевка районында көчле атышлар булган.

Донбассның үзбилгеләнгән республикалары вәкилләре үз чиратында украина хәрбиләрен узган тәүлектә 21 тапкыр тынычлык режимын бозуда гаепләде.

Бүген Украина көнчыгышында низагны җайга салу төркеменең чираттагы видеоконференциясе узар дип көтелә. Сөйләшүләр барышында утны туктату режимы саклануы һәм барлык әсирләр белән алмашу мәсьәләләре күтәреләчәк.

Сөйләшүләрдә Украинаның элекке президенты Леонид Кучма, Русиянең Киевтагы илчесе Михаил Зурабов һәм Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус илчесе Хайди Тальявини катнашачак.

Рәсми рәвештә Донбасста утны туктату режимы 15 февральдән кертелде.

XS
SM
MD
LG