Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:01

Мин сөйләгәнне район мәгариф бүлеге җитәкчесе дә, кибеттә дә аңламыйлар. Үземне чит илдә яшәгән кебек тоям.

Кибеттә сатучыдан сорыйм:
– Бу кәбестәләрегезнең бераз матурраклары юкмы?
– Чего, чего?
– Мәйтәм, бу кәбестәләрегезнең матурраклары юкмы дим?
– Чего?! Я не понимаю! Чо вы хотите от меня?

Башка кибеттә:
– Сездә шакмаклы дәфтәр бармы? Миңа берәр пачка бирегез әле.
– Что, что?

Әһә, син дә аңламамышка сабышасың мени, мәйтәм.

– Шакмаклы дәфтәр бир.
– Говорите по-русски, я не знаю что вы хотите.

Монысының чыраена кисәк кенә сугасы килеп китте. Яз галәмәтедер инде, кайтып витамин эчәргә кирәк.

Эш белән Питрәч районының мәгариф бүлегенә шалтыратам. Тегенди-мондый вак-төяк чүп-чар белгеч-мелгечкә түгел, мәгариф бүлеге җитәкчесенә. Исәнләштем дә, аны-моны уйламыйча тезеп киттем гозеремне, сөйлим, телем телгә йокмый. Һәм көтмәгәндә-нитмәгәндә, исәнме кодагый дигәндәй:
– А не могли бы вы говорить по-русски? – димәсенме бу.
Бәрәч мәйтәм:
– Вы что, шутите? Может я неправильно попала? Вы точно руководитель РОНО?

Ник минем сөйләгәнне берәү дә аңламый? Кайчак үземне чит илдә яшәгән шикелле тоям.

Лилия Сөнгатуллина журналист, Казан

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG