Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кораб һәлакәтендә үлгәннәр саны 56га җитте


Охотски диңгезендә баткан көймәдән 56 кешенең мәетен күтәргәннәр.

Атнакичкә каршы төндә Магаданнан 300 чакрымда Охотски диңгезендә баткан «Дальний Восток» көймәсендә Русия, Мьянма, Латвия, Украина, Вануату ватандашлыгындагы 132 кеше булган. Хәзерге вакытта экипаждан 63 кешене судан күтәргәннәр, 56 кешенең мәете табылган. Тагын 13 кешене эзләү дәвам итә.

Барлык коткарылганнар да бик каты туңганнар, чөнки озак вакыт 0 дәрәҗәдән дә артмаган суда торганнар. Ун кешенең хәле бик авыр, алар аңга килә алмый.

Көймә батуы нигезендә җинаять эше ачылган. Сахалинда махсус штаб оешкан.

Көймәнең бату сәбәпләре әлегә билгесез. Элегрәк «Интерфакс» көймәнең йөзеп йөрүче зур боз белән бәрелүе төп сәбәп булырга мөмкинлеген язган иде. Шул ук вакытта башка сәбәпләр булырга, аерым алганда балыкчыларның иминлек тәртипләрен бозган булырга мөмкинлеге әйтелә.


XS
SM
MD
LG