Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:48

Марк Фейгин нинди генә хәл килеп чыкмастан, Савченконы яклаудан баш тартмаячагын әйтте.

Русия тикшерү комитеты адвокат Марк Фейгинның твиттерын экстремизмга тикшерүне башлады. Юрист бу аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле дип саный. Ул Русиядә сак астында тотылучы Украина очучысы Надежда Савченконың адвокаты булып тора.

ТАСС хәбәр итүенчә, Фейгинны сорау алуга чакырганнар, әмма ул аннан баш тарткан, чөнки бары тик Адвокатлар федераль пулаты ризалыгы белән генә аннан сорау алырга мөмкиннәр дип аңлатты.

Фейгин аңа Савченко эше нигезендә басым бара дигән фикердә.

«Алар 9,5 ай түзде һәм бу эшнең «барып чыкмаска мөмкинлеген» аңлады. Фейгинны эштән читләштермичә генә бу мөмкин түгел. 2012 елда мондый хәл инде булды», дип яза ул твиттерда. Өч ел элек Фейгинга карата инде мондый тикшерү узган иде. Ул вакытта адвокат Pussy Riot төркеме кызларын яклады.

Марк Фейгин нинди генә хәл килеп чыкмастан, Савченконы яклаудан баш тартмаячагын әйтте.

XS
SM
MD
LG