Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:46

Европа Шурасы рәсмиләре Кырым хакимиятләрен АТR белән диалогка чакырды


Кеше хокуклары комиссары Нилс Муйжниекс

Кеше хокуклары комиссары Нилс Муйжниекс

Европа шурасының генераль секретаре Турбйорн Ягланд һәм Кеше хокуклары комиссары Нилс Муйжниекс АТRга эшләү мөмкинлеге бирергә чакырды.

Европа шурасының генераль секретаре Турбйорн Ягланд ATR каналының үз тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булуына борчылу белдерде һәм телевидениегә эшен дәвам итү мөмкинлекләрен тудырырга чакырды.

"Төрле карашлы эчтәлек биргән мәгълүмат чаралары Кырым һәм бөтен Европа өчен мөһим", диелгән бүген ясалган белдерүдә. ​

Генераль секретарь Кырым хакимиятләрен АТR белән диалогка чакырды.

Шураның Кеше хокуклары комиссары Нилс Муйжниекс​ үз белдерүендә хакимиятләрнең АТR эшендә киртәләр тудыруы Кырымда мәгълүмат иреген куркыныч астына куя, дигән.

2014 елда Кырымга сәфәре вакытында комиссар журналистлар белән очрашып мәгълүмат чаралары иреге турында сөйләшкән. Ул чакта ук Муйжниекс төрле тикшерүләр һәм экстремизмда кисәтүләр юлы белән телевидение каналына басым турында сөйләгән иде. Сәфәрдән соң әзерләгән хисабында комиссар кырымтатарларга каршы башка чараларны да телгә алды.

"ATRГа бәйсез тапшыруларын дәвам итү мөмкинлеген тудырырга кирәк. Кырымда башка мәгълүмат чараларында эшләгән журналистлар өчен ышанычлы һәм имин шартлар булырга тиеш", диелгән Нилс Муйжниекс белдерүендә.

ATR телевидениесе Роскомнадзор идарәсенә узган елдан бирле дүрт тапкыр яңа лицензия сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин документлар кире кагылган. 1 апрельдән ATR белән бер холдингка кергән "Ләле" балалар каналы, кырымтатар телле Мәйдан һәм рус телле Мәйдан радионлары үз тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булды.

Кырым парламенты вице-спикеры Ремзи Ильясов Кырым-татар иҗтимагый телевидение каналы булдыру планнары турында белдерде. Аңа кадәр "Беренче Кырым" каналында кырымтатар тапшырулары арттырыла.

XS
SM
MD
LG