Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия татар гүзәле дип Алия Илаева сайланды


Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә күбрәк 16-17 яшьлек кызлар катнашты. Җиңүче калфагын Ижау дәүләт медицина академиясе студенты Алия Илаева яулады.

“Иман” татар яшьләре берлеге дүртенче ел рәттән "Татар кызы" бәйгесен оештырды. Башка елларда тамаша Халыклар дуслыгы йортында үткәрелсә, быел ул "Төзүче" мәдәният йортында узды. Кечкенә генә зал тамашачылар, җанатарлар белән тулы иде. Яшьләргә залга керү өчен билетлар да сатырга туры килгән. Беренче бәйгеләрне уздыру өчен республиканың милли сәясәт министрлыгы бераз акча бүлеп бирсә, "Татар кызы – 2015"не егетләр-кызлар спонсорлар ярдәмендә дә генә оештырды.

Бәйгедә катнашу өчен инде гыйнварь аенда ук сайлап алу туры уздырылды. Анда унике кыз җиңеп чыкты. Алар барысы да туган телендә аралаша, төрле һөнәрләргә ия. "Татар кызы" бәйгесенә аларны дуслар табу, "Иман" яшьләре берлеге белән танышу һәм үзләрен сынап карау теләге китергән.

Әлфия Миргалимова. Татар һәм инглиз телләрен өйрәнә. Китап укырга, рәсем ясарга ярата, шигырьләр яза. Бүген Әлфия медицина академиясендә белем ала, һөнәргә ия булгач, үз клиникасын ачарга хыяллана. Хәзер үк фәнни эш белән шөгыльләнә.

Гүзәл Карабаева. Спорт белән шөгыльләнә, республикада уздырылган аэробика ярышларында еш катнаша. Башта пешекче һөнәрен үзләштергән, яратып ризыклар әзерли. Бүген Удмурт дәүләт университетының география факультетында югары белем ала.

Алия Илаева. Спорт, җыр, бию белән шөгыльләнә. Татар җырларын аеруча яратып тыңлый да, башкара да. Медицина академиясендә белем ала.

Айзилә Гайнетдинова. Мәктәптә укый. Җырларга, биергә ярата. Тәрбияче булырга хыяллана.

Зөлфия Садыйкова. Татар, урыс, инглиз телләрендә иркен аралаша. Йөзү белән шөгыльләнә, җыр-бию дәресләренә йөргән. Булачак икътисадчы – Удмурт дәүләт университетында укый.

Гөлия Хамидуллина. Булачак табибә - медицина академиясендә белем ала. Аралашучан, бер дә эшсез утырырга яратмый, үзенә нинди дә булса шөгыль табарга омтыла.

Светлана Каюмова. Башкортстанда туып үскән. Ижау техник университетында белем алган. Хыялы – татар бәйрәмнәрен оештыручы клуб ачу. Татар телен камил белә. Укыта. Татар телен хәтта скайп аша да өйрәтә. Нәкъ шундый бер укучысы бәйгедә катнашырга күндергән дә.

Гөлфия Әхтәмова. Удмуртиянең Можга шәһәрендә туып үскән. Матур итеп рәсемнәр ясый, иҗади конкурска да буяу һәм пумала алып килгән, сәхнәдән рәсем ясавын тамашачы экраннан күзәтте. Удмурт дәүләт университетының сәнгать һәм дизайн институтында белем ала. Хыялы – рәссәм булу.

Илюзә Гарифуллина. Татар, урыс, гарәп телләрендә аралаша. Мәдрәсәдә укыган. Бүген ресторанда җитәкче урынбасары булып эшли.

Алисә Әхмәтҗанова. Татар халык җырларын өйрәнә. Аларны үсеп килүче буынга тапшыру нияте белән янып йөри. Балаларга вокал дәресләре бирә. Кул эшләре белән шөгыльләнә. Удмурт дәүләт университетының психология-педагогия факультетында читтән торып укый.

Раушания Фәйзрахманова. Биергә ярата, спорт белән шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлагач юрист булырга хыяллана.

Гүзәл Зарифуллина. Татар гимназиясендә белем ала. Туган телдән Татарстанда уздырылган регионара олимпиадаларда җиңүчеләр исемлегендә аталган. Биергә ярата. Булачак һөнәрен кешеләр белән аралашуда күзаллый.

Кызлар өч ай дәвамында туган тел дәресләрендә белем дәрәҗәсен үстергән, вокал дәресләрен алган, татар бию бизәкләрен өйрәнгән.

Дүртенче ел рәттән чибәрләр бәйгесен уздыручыларның берсе Рушанна Саттарова сүзләренчә, кызлар репетицияләргә актив йөргән, барысы да тырышлар. "Дөрес, быелгы бәйгедә катнашырга 16 яше тулган әле мәктәптә белем алучы кызлар теләк белдерде. Әмма барысы да бик тырышлар, активлар”, диде Рушанна.

Конкурска кызлар ике бию әзерләгән. Беренчесе - татар, икенчесе - заманча ритмаларга нигезләнеп башкарылды. Кызлар бу биремне барысы да бик яхшы башкарды.

Быел кызлар - заманча һәм борынгы милли киемнәрдән булган ике дефиледә катнаштылар. Иҗади конкурска кемдер бию, кемдер җыр өйрәнгән, кемдер шигырь ятлаган.

Алия Илаева һәм Алисә Әхмәтҗанова халкыбыз җырларын сайлаган. Әлфия Миргалимова шигырь сөйләде, Гөлфия Әхтәмова рәсем ясады, Гөлия Хамидуллина дуслары белән мини спектакль әзерләгән.

Тагын бер номинациягщ катнашучылар “Татар кызы нинди булырга тиеш?” дигән темага эссе әзерләгә. Бу сорауга килгәндә һәрберсенең җавабында татар кызы сабыр, үз халкының тарихын, йолаларын, гореф-гадәтләрен белергә, аларны үз балаларына җиткерергә тиеш дигән фикердә.

Тамаша бәйге номинацияләреннән тыш төрле коллективлар чыгышлары белән үрелеп алып барылды. Гүзәлләр әзерләгән номерлар милли бизәкләребезгә нигезләнсә, үзешчән артистлар күбрәк бүгенге заман музыкасын һәм биюләрен сайлаган. Бу ике төр культура зал тарафыннан капма-каршы итеп түгел, бербөтен булып кабул ителде. Бәйге номерларымы ул, артисилар әзерләп килгән күренешләрме – көчле алкышларга күмелде.

Үткән еллардагы бәйгеләрдә чибәрләр үзләре теккән милли киемнәр тәкъдим иткән иде. Оештыручы Рушанна Саттарова әйтүенчә, быел кызларның мәктәп укучылары, студентлар булуын исәпкә алып, милли киемнәрдән калфак һәм яканы үз куллары белән әзерләргә тәкъдим иткәннәр. Дөрестән дә, гүзәлләрнең осталына бәя биргәндә, жюри әгъзалары кемнеңдер сәйлән белән матурлар чигелгән калфак һәм якаларын билгеләде, кемдер калфак һәм яканы тасмалар белән генә бизәлүен әйтте. Иң матур калфак Алисә Әхмәтҗанованыкы дип табылды.

Кызларны барлык номинацияләрдә бәяләү җиңел булмады. Шулай да баллар буенча беренче урынга Ижау медицина академиясе студенткасы Алия Имаева чыкты.

“Көтмәгән идем. Әле ышанып тә бетмим. Гөлия Хамидуллина җиңүче булыр шикелле иде миңа”, диде соңрак Алия. Алия Илаева ел саен шундый бәйгеләр уздырылырга тиеш, мин киләсе елда катнашырга теләк белдергән кызларга ярдәм итәчәкмен дип тә ышандырды.

Гөлия Хамидуллина тамашачы призына лаек булды. Башка кызлар да төрле номинацияләрдә билгеләнде, бүләкләргә ия булды.

Киләчәктә “Татар кызы” гына түгел “Татар егете” бәйгесен дә уздырырга кирәклеген җиткерде жюри әгъзасы Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән мәдәният хезмәткәре Айзат Харисов.

Төрле җыр бәйгеләрендә җиңүче, “Голос” проектында катнашучы Рамил Нуриманов исә кызларга бәя биргәндә, аларның эчке матурлыгына, рухи байлыгына игътибар иткән. Бу гүзәлләр үз милләтеннән читләшкән татар кызларына үрнәк булырга тиеш дип ассызыклап үтте.

Татар сыйныфларында белем алмаган, туган телендә өйдә генә аралашкан балалар өчен бәйгегә әзерләнү дәверендә күп нәрсәләр белән танышырга туры килгән. Аларда татар халкының тарихын тирәнрәк өйрәнергә теләк туган, кызлар гореф-гадәтләребезне үтәүне максат итеп куйган, халкыбыз көйләренә өстенлек бирергә кирәклеген дә аңлаган.

Бәйгедә катнашучылар, тамаша кылучылар татар кызына хас булган сыйфатларны сәхнәдән генә билгеләп калмас, аларны тормышка ашырырга да тырышырлар дин ышанасы килә.

XS
SM
MD
LG