Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста Суворов һәйкәленә "Мин - урыс оккупанты" дигән язу куйганнар


Кобринда Суворов һәйкәле. 2015 елның 30 марты
Кобринда Суворов һәйкәле. 2015 елның 30 марты

Беларусның Кобрин район үзәгендә урысларның хәрби җитәкчесе Александр Суворов һәйкәле мыскылланган.

Русия империясенең XVIII гасырдагы хәрби җитәкчесе Александр Суворов һәйкәленә куелган тактада "Мин – урыс оккупанты. Мин яулап алу сугышларында гына катнаштым. Мин беларус авылларын көлгә әйләндердем, халкын кол иттем. Кулым сезнең бабаларыгызның канына баткан", дип язылган.

Belaruspartisan.org сәхифәсе язуынча, тактаны үзләрен "Партызан" дип атаган сәнгать төркеме куеп киткән.

Беларуста урыслаштыруга каршы көрәшнең бер юлы буларак сәяси рәсемнәр һәм башка төрле сәнгать киң тарала. Яшьләр арасында милли киемгә тартылу беларусча сөйләшергә дә этәрә.

Февраль ахырында интернетта "Мин - урыс оккупанты!" дигән видео таралган иде. Хәйләкәр пропаганда ысулы белән эшләнгән бу видео Русиянең күрше илләрне басып алуын ул илләрнең тәрәккыяте өчен уңай адым буларак аклап күрсәтә, ә шул басып алуларның яман нәтиҗәләренә, рәхимсезлекләргә, ул илләрне астын-өскә китерүенә күз йома.​

XS
SM
MD
LG