Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президенттан җавап: Катлаулы мәсьәләләрне килешеп хәл итәргә кирәк


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның декабрендә Татарстаның мәдәни-тарихи мирасы тамгасын таныту мәҗлесендә
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның декабрендә Татарстаның мәдәни-тарихи мирасы тамгасын таныту мәҗлесендә

Азатлыкның Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка ATR каналының ябылуына фикерен сорап язган хатына җомга көнне җавап килде.

Кырымтатарларның ATR телевидение каналы лицензия бирелмәү сәбәпле тапшыруларын туктатуга ике көн калганда, 30 мартта Татарстан президентының матбугат хезмәтенә җибәрелгән хатка җавап җомга көнне килде.

"Узган елның маенда кырымтатарлар белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин Кырымда яшәгән халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау вә үстерү өчен шартлар булырга тиеш.

Бу 1944 елда фаҗигале сөрген кичергән һәм XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында тарихи ватаннарына кайткан кырымтатарларга да кагыла.

Илебезнең барлык халыкларының тарихын һәм мәдәниятен, заманча тәрәккыятьне яктырткан үз милли мәгълүмат чаралары һәм телевидениесе булырга тиеш.

Бәхәсле мәсьәләләрне хокук кысаларында очрашып һәм килешеп хәл итәргә кирәк. Моның өчен тарафларның теләге һәм сәяси ихтыяры булырга тиеш", диелгән президентның матбугат хезмәтенең Азатлыкта җавабында.

Сорау "Рөстәм Миңнеханов ATR тапшырулары туктатылуын беләме һәм моңа нинди карашта тора?" дип җибәрелгән булса да җавапта "ATR" сүзе юк.

Билгеле булганча, нәкъ бер ел элек Татарстан президенты җитәкчелегендәге төркем Кырымга килеп, анда Мәскәү куйган яңа хөкүмәт белән хезмәттәшлек килешүе имзалаган иде.

Акмәчеттә булганда Миңнеханов ATR турында "Иң әһәмиятлесе – ул һәрвакыт дөреслекне генә сөйләп торырга тиеш. ATR каналын ябарга ярамый, чөнки башка чыганак юк", дип белдерде.

Дөньяда ATRның ябылуына ризасызлык арта

АКШ Русия хакимиятенең күп кенә эре кырымтатар гаммәви мәгълүмат чараларын, шул исәптән якын көннәрдә бәйсез ATR каналын ябуны кискен тәнкыйтьләп чыкты һәм кичекмәстән Кырымда ябылган барлык гаммәви мәгълүмат чараларын кире торгызырга чакырды.

Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу "кырымтатарларның хокуклары бозылуы кабул ителерлек түгел" дип белдерде. Reuters хәбәр итүенчә, Чавушоглу "Төркия тиздән Кырымга кеше хокукларының торышын күзәтү өчен рәсми булмаган махсус вәкилчелек җибәрәчәк" дип әйткән. Моны ул президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшкәннән соң хәбәр итте.

Шулай ук Европа шурасының генераль секретаре Турбйорн Ягланд ATR каналының үз тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булуына борчылу белдерде һәм телевидениегә эшен дәвам итү мөмкинлекләрен тудырырга чакырды.

Шураның Кеше хокуклары комиссары Нилс Муйжниекс​ үз белдерүендә хакимиятләрнең АТR эшендә киртәләр тудыруы Кырымда мәгълүмат иреген куркыныч астына куя, дигән.

XS
SM
MD
LG