Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал" базары хуҗасы – полициядәге югары түрәнең хатыны


Янгын көнендә "Адмирал" сәүдә үзәге тирәсе
Янгын көнендә "Адмирал" сәүдә үзәге тирәсе

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә зур фаҗигагә китергән янгынны тикшерү эшләре җинаятьтә гаепләнүчеләр һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшүчеләр арасында шактый тыгыз бәйләнешләрне ачып салды.

Бинаны арендага алган "Заря" ширкәте мөдире Гусейн Гахраманов янгынның икенче көнендә үк кулга алынган иде. Гахраманов "Заря"ның чирек өлешенең хуҗасы да. Ә менә аның ярты өлешенә ия булган төп хуҗасы Алла Җәләлованың Русия эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең Татарстан бүлеге башлык урынбасары Илнар Җәләлов хатыны булуы ачыкланды. Бизнес Online "Заря"ның калган чирек өлеше хуҗасы Әлмира Гыйбадуллина булуын белдерә.

Шулай ук "Адмирал"да сәүдәне тыю һәм бинадагы җитешсезлекләрне бетерү эшләрен тыныч кына ябып куюга үз өлешләрен керткән Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев һәм Казанның Киров районы прокуроры Равил Вахитовның Гусейн Гахрамонов белән бәйләнешләре булуы да ачыкланган. Баксаң, Уразбаев Гахрамоновның атасы Гюльгусейн Наҗафов белән күрше булган һәм аралашып яшәгән икән. Ә Вахитов әлеге эшмәкәр җитәкчелегендә оештырылган футбол такымының тренеры да булган, диелә.

Әгәр тикшерү эшләре боларның очраклы, гади бәйләнешләр генә булмаганлыгын, ә түрәләрнең казага китергән кайбер карарларына этәргеч бирүче бәйләнешләр булганлыгын расласа, бу Татарстанда хакимият белән бизнес структураларның җинаятьчел үрелешләрен ачып салучы чираттагы мисал булачак. 122 кешенең гомерен өзгән "Булгария" фаҗигасеннән соң да хакимият вәкиленең корабтагы зур җитешсезлекләргә күз йомганлыгы ачыкланган иде.

Билгеле блогер Тимур Тимуршин әйтүенчә, "Адмирал"ны арендага алучылар арасында оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең Татарстан бүлеге җитәкче урынбасары Илнар Җәләловның җәмәгате Алла Җәләлованың да булуга карата ике төрле фикер туа.

Тимур Тимуршин
Тимур Тимуршин

"Бер яктан, куәт структураларында эшләүчеләрнең һәм түрәләрнең хатыннарына бизнес белән шөгыльләнергә ярамый дигән юридик чикләүләр юк. Икенче яктан исә, Русиядә, аерым алганда Татарстанда, гаилә мөнәсәбәтләре кануннан өстен куела. Теоретик яктан караганда, мондый элемтәләр идарәдәге структуралар белән күпләгән мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек тудыра. Тикшерү үз нәтиҗәсен ясаганга кадәр, мин әлеге хәлгә ("Адмирал" тирәсендәге бәйләнешләргә) карата үз фикеремне белдерергә ашыкмас идем", ди Тимуршин.

Блогер сүзләренчә, Татарстанда югары урында утырган түрәләрнең барысының да диярлек хатыннары бизнеста.

"Безнең Русиядә һәр икенче түрәнең хатыны уңышлы эшмәкәр. Түбән Новгород губернаторының хатыны узган ел 1,7 миллиард сум керем алганлыгын белдерде. Мондый хәлләр ныклы трендка әйләнгән. Татарстан да чыгарма түгел, президентның, мэрның һәм башка федераль, муниципаль структуралардагы түрәләрнең дә җәмәгатьләре уңышка ирешкән эшмәкәрләр... Миңа калса, халык арасында кызыксынганнар түрәләрнең хатыннары ни белән шөгыльләнгәнен белеп тора, Казан зур авыл кебек бит ул. Кызыксынмый икән, димәк ул аңа кирәк түгел", ди Тимуршин.

Бизнестагыларның һәм хөкүмәт оешмаларындагыларның әшнәлеген, кул-кулны юа торган мөнәсәбәтләр Русиядә тиз генә бетмәс әле ди блогер. "Федераль структуралар контрольне көчәйтергә тиеш дисәң, аларның үзләренә карата да шундый ук сораулар күп. Бу хәлләрне радикаль хәл итү юлларын күрмим мин. "Адмирал"дагы кебек аерым очраклар булырга мөмкин. Системда ниндидер үзгәрешләр булуын, эш һәм шәхси теләкләрнең бергә үрелүен бетерү өчен мин нинди юллар бар икәнен әйтә алмыйм", ди Тимуршин.

Ул түрәләрнең саллы калҗаны үз кулларына төшерергә омтылу очракларының әледән-әле булып торуына карата Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевның җәмәгате Лилия Хамаева белән булган хәлне искә дә алды. 2013 елда Харовое күленә бәйле шау-шу күтәрелде. Кул урынында машиналар кую мәйданы һәм күп катлы торак йортлар салу карары, халык күтәрелеп чыкканга, кире кагылды. Әгәр төзелешләр башланган булса, аларны бер-бер артлы ике ширкәт эшләргә тиеш булган. Ул вакытта мәгълүмат чаралары документларда икесенең дә җитәкчеләре арасында министр хатыны Лилия Хамаева исеме торган дип язып чыкты.

Җәмәгать эшлеклесе Рәсим Хаҗиев мәхкәмә приставлары эшләрен җиренә җиткереп эшләми, ришвәт алу хисабына эшне туктаталар, прокуратура да хокук бозуларга күз йома дип саный.

“Хәзер бу хәл бөтен Русиягә яңгырады, шуңа инде хәзерге эштән алулар күз буяу гына булып торадыр дип саныйм, чөнки ул эштән алынган түрәләр, хәлләр тынычлангач, Татарстанда тагын да акчалырак урынга куелырга мөмкин. Ә хәзер Мәскәү, җәмәгатьчелек җавап көтә. Халык бу хәлнең коррупция белән нык бәйле икәнен аңлады. Шуңа бу үсеш ала. Боларның максаты моның төбенә үк төшеп тикшерү түгел, иң мөһиме җәмәгатьчелекне тынычландыру. Бу бина миллиардер Алексей Семин милке. Ул бит Татарстандагы бик бай кеше. Арендага биреп торучы 400ләп бинасы гына бар, диелә. Шуңа монда бер яктан Татарстан хөкүмәт оешмалары, икенче яктан Семин тора. Һәм Семин, барлык гаепне үзенә аудармасыннар өчен, һөҗүмгә күчте дип уйлыйм. Үзенең элемтәләрен файдаланып түрәләрне алдыртуга иреште. Монда эчке көрәш бара. Төрле түрәләр эштән алынмаган булса, Семинны рәхәтләнеп манчырлар иде. Шуңа Семин моны яхшы аңлый. Семин ул бинаның милекчесе генә. Аның моңа бернинди дә катнашы да юк”, ди ул.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

"Новая газета" журналисты һәм блогер Ирек Мортазин фикеренчә исә, монда иң төп гаепле – нәкъ менә янган бинаның хуҗасы Алексей Семин. Иң башта аны кулга алырга тиеш иделәр, ә монда түбәнрәк дәрәҗәдәгеләрне генә ябалар, ди ул. Мортазин әйтүенчә, бина баштан ук янгын сүндерү системы белән ясалмаган, ә килешү нигезендә арендага алучының диварларны җимереп янгын сүндерү системы куярга хокукы юк. Әгәр монда коррупция булмаса, бу бина сәүдә максатлары өчен берничек тә арендага бирелә алмас иде, ди Мортазин.

XS
SM
MD
LG