Accessibility links

"Мизгел" яшьләр театры Илдар Юзеев әсәрен яңача күрсәтте


“Мизгел” яшьләр театры Илдар Юзеевның әсәрен яңартып күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:32 0:00

Казан федераль университетының “Мизгел” яшьләр театры Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” әсәрен яңартып күрсәтте. Театр классик әдипләрнең әсәрләрен яңартып куя башлаган.

2 апрельдә Казан федераль университетының Тукай исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентлары, халык телендә “Милли университет” дип йөртелүче Камал театры янәшәсендәге уку йортында йөзләгән тамашачы өчен зур спектакль куйды. Билгеле режиссер Марсель Җаббаров җитәкчелегендәге “Мизгел” яшьләр театры ел саен зур спектакльләр куя, бу юлы алар Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” әсәрен яңартып күрсәтте.

“Безнең “Мизгел” театры 1996 елдан бирле эшли. Быел аңа 19 яшь тулды. Ел саен зур спектакльләр куябыз. Быел “Кыр казлары артыннан” дигән әсәрне сайладык. Бу спектакльне мин үземчә, яңача күрдем. Җырларын да алыштырдым, финалын да. Күргәнегезчә, тамашачы бик җылы каршылады һәм кабул итте. Без бик бәхетле бүген. Күп кенә дусларыбыз ерак җирләрдән, хәтта, Казакъстаннан да кунакка килгән. Шушы труппада уйнаган укучыларым да бар иде. Бүген алар безгә көч, дәрт биреп тордылар. Аларга бик рәхмәтлемен”, диде Марсель Җаббаров.

Режиссер сүзләренчә, һәр елны “Мизгел” театры труппасы татар әдипләренең әсәрләрен югары дәрәҗәдә сәхнәләштерергә тырыша. Бу юлы да университетның тамаша залына җыелган укытучылар, студентлар, килгән кунаклар, уку йорты җитәкчелеге спектакльне игътибарлап карап утырды. Сәхнә бизәлеше дә урынлы ясалган иде. Фондагы басу, таулар, авылга алып кайтучы юл, яшел чирәм һәм кояшлы, чиста күк йөзе... Хәрәкәт алгы пландагы яңа салынган йорт янында барды.

“Мин әлеге театрда икенче ел рәттән уйныйм. Быел миңа Әкбәр исемле герой эләкте. Ул яшьлегендә сөйгән яры Ясминәне югалта. Ясминә аның сугыштан кайтканын көтмичә, башка егеткә кияүгә чыга. Әкбәр юмор хисен тормыш авырлыгы янәшәсендә югалтмаган, һәрбер кешенең күңел төпкелен аңлаучы гади авыл кешесе, балта остасы. Бу ике геройның кызганыч тормыш юлларын күрсәтергә тырыштык. Бер хата аркасында кешеләрнең тормышлары бәхетсез якка үзгәрүен күрсәттек”, ди Ильяс Шаһиев.

“Марсель Җаббаров белән танышуым беренче курстан башланды. Быел Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Ясминә ролен башкардым. Дөресен генә әйткәндә, бу роль миңа бик җиңел генә бирелмәде. Мин үзем характер белән башка кеше булсам да, бу геройны яхшы уйнаганмындыр дип ышанам. Марсель абыйның ышанычларын акладым дип уйлыйм. Гомумән, бу спектакльне аңларга һәм кабул итәргә бик авыр. Ләкин аның тирән мәгънәсе бар”, ди Алсу Габдуллина.

“Минем “Мизгел” театрында беренче елым. Зөлхи карчык ролен бирделәр, ул гап-гади, изге күңелле карчык. Гомере буе кеше йортына кергән өчен дулкынланып яшәгән кеше. Бу образ миңа бик якын һәм мин аны җиңел уйнадым”, диде Миләүшә Шиһапова.

Яшьләр дә, режиссер да спектакльне зур сәхнәдә кую, тамашачы алдында чын итеп уйнау авыр икәнне аңлый, шуңа да барлык көчләрен сәхнә образларына юнәлтергә тырыштылар. Марсель Җаббаровның шат-көләч йөзенә караганда “Мизгел” үз максатына иреште, тамашачының йөзендә дә бары елмаю һәм күтәренке кәеф иде.

XS
SM
MD
LG