Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

Хәлил Әюпов: "Кырымтатарларны җәберләү, империячел сәясәт дәвам итә"


Хәлил Әюпов

Хәлил Әюпов

Түбән Кама ТИҮ рәистәше Хәлил Әюпов Кырымны аннексияләгәндә кырымтатарларга бирелгән вәгъдәләрнең үтәлмәвен, элекке җәберләү сәясәте дәвам итүен белдерде.

Кырым кабаттан Русия тарафыннан басып алынгач, монда яшәүче татарларга телне, мәдәниятне саклау, үстерү турында шактый зур вәгъдәләр бирелгән иде. Күп золымнарга дучар булган кырымтатар халкына “алтын таулары” вәгъдә итүче Мәскәү кирмәне янәшәсендә Казан кирмәне дә торды. Ләкин ябылган АТР телеканалын яклап рәсми фикерләр булмады.

Эшләр узгач, кырымтатар АТР телевидениесе ябылгач, без шушы хәл турында Түбән Кама ТИҮ рәистәше Хәлил Әюповка берничә сорау белән мөрәҗәгат иттек.

– Хәлил әфәнде, кырымтатарларның ATR телеканалы ябылуы сездә нинди фикерләр, хис-тойгылар тудырды?

– Дөресен әйткәндә, бу телевидениенең ябылуын бик борчылу белән кабул иттем. Чөнки Русия Кырымны үзенә алганда кырымтатарларга зур вәгъдәләр биргән иде. Хәтта Путин үзе дә Мостафа Җәмилев белән сөйләшкән вакытта кырымтатар теле, мәгарифе, мәдәнияте, башка төрле юнәлешләрдә үсеш булачагы, тегесе-монысы хакында матур сүзләр әйткән иде. Ә чынбарлык шуны күрсәтә, инде кайбер кырымтатарлар эзсез югала башлады, башкаларны да эзәрлеклиләр, җәберлиләр. Менә тагын бер вакыйга, кырымтатарларның мәдәният үзәге, мәдәният учагы булган телевидение ябылды. Билгеле, бу күренешкә бар дөнья борчуда, тискәре фикердә булды. Без дә, Түбән Кама милли хәрәкәте вәкилләре дә кырымтатарларның шушы учакларын сүндерүгә тискәре карашыбызны белдерәбез. Без моны кырымтатарларны җәберләү, һаман шул империячел сәясәт алып барыла дип кабул итәбез.

– Кырымтатар телевидениесе ябылуга татар милли хәрәкәте дә зур чаралар белән җавап бирмәде, Татарстан дәүләт җитәкчеләре дә, халыкта беркадәр абруйлары булган түрәләр, сәясәтчеләр дә шушы вазгыятьтә кистереп фикерләрен белдермәделәр, җиткермәделәр. Шулай итеп мәсьәләне игтибарга алмаска тырыштылар шикелле, дигән уйлар да туды.

– Әйе, бу шулай булды. Дәүләт, аның җитәкчесе Миңнеханов, аның дәүләт оешмалары бу уңайдан рәсми рәвештә бернинди фикерләр белдермәде, белдерүләр ясамады. Алар бу мәсьәләне күрмәмешкә салынды дияргә тулы җирлек бар. Тенденция шуңа бара, АТР телеканалы ябылгач та кырымтатарларга карата басымның дәвам ителүе бик мөмкин. Әйткәнемчә, аларны җәберләү моңарчы да булды, хәзер дә бара.

– Хәлил әфәнде, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре, Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре кырымтатарларның телеканалы ябылуы буенча җыелып сөйләшә, белдерүләр ясый ала идеме?

– Шушы вәзгыять буенча җыелып сөйләшү кирәк иде. Бәлки әле шушы уңайдан уртак фикерне дә белдерербез. Вакыйга бик аяныч, әлбәттә. Милли хәрәкәт мондый күренешләргә битараф кала алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG