Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко: ATR телеканалы үз тапшыруларын Украинадан күрсәтәчәк


Порошенко ATR телеканалының "бөтен Украина җирендә" эшләве өчен шартлар тудырылачагын вәгъдә итте.

Украина президенты Петр Порошенко "Бишенче канал" украин телеканалына биргән әңгәмәдә "баскынчылар" хакимияте йөкләмәсе белән кырымтатар каналын ябуны кырыс тәнкыйтьләп чыкты. Ул ATR телеканалының "бөтен Украина җирендә" эшләве өчен шартлар тудырылачагын вәгъдә итте. Журналистның телеканалның төп фатиры Киевта булмасмы дигән сорауга президент "бик мөмкин" дип җавап бирде.

ATR телеканалы тапшырулары Кырымда 1 апрельдә туктатылды. Элегрәк Төркия кырымтатар хокуклары хәле белән танышу өчен Кырымга рәсми булмаган вәкиллек җибәрәчәген әйткән иде.

Төркия Көнбатышның Русиягә каршы чикләүләренә кушылмады, шул ук вакытта Кырымны канунсыз басып алуы белән беркайчан да килешмәячәген әйтте.

XS
SM
MD
LG