Accessibility links

Кайнар хәбәр

II Бөтендөнья Кырымтатар конгрессы 31 июль Төркиядә үтәчәк


Кырымтатар оешмалары утырышы "Ант иткәнмен" гимнын башкару белән тәмамланды
Кырымтатар оешмалары утырышы "Ант иткәнмен" гимнын башкару белән тәмамланды

Кырымтатар оешмалары утырышында Төркиядә кырымтатарларның басма һәм мәгълүмат органы булдыру һәм конгресс уздыру турында килешенде.

Анкарада 4-5 апрель көннәрендә Кырымтатар оешмалары платформасы дип аталган берләшмә утырышында алда торган чаралар турында белдерү кабул ителде.

Төркиядәге 40тан артык кырымтатар оешмасы вәкилләре катнашында узган җыенда II Бөтендөнья Кырымтатар конгрессын 31 июль-2 август Төркиядә оештыру турында килешенде. Бер ай эчендә аны оештыру комитеты корылтайның Истанбул йәки Анкарада узачагын хәл итеп хәбәр итәчәк.

Кырымтатарларның сөргенгә куылуын искә алу көне быел Төркиянең кырымтатарлар яшәгән барлык шәһәрләрендә, шулай ук Истанбул һәм Анкарада 11-18 май көннәрендә конференцияләр, күргәзмәләр белән билгеләнәчәк. Мәчетләрдә сөрген корбаннарының рухына дога кылыначак. 18 май матәм җыены үтәчәк.

Кырымтатар оешмалары платформасы Төркиядә кырымтатарларның мәгълүмат органын булдыру ниятен игълан итте. Басма чара, радио һәм телевидение дип планлаштырылган әлеге орган кырымтатарларның дәгъваларын Төркиягә һәм дөньяга ирештерү өчен корыла, диелгән белдерүдә.

Анкарада очрашучылар соңгы айларда Кырымда татарларга булган басымга кискен тәнкыйть белдерде, төрмәдә утыручылар һәм тентүләргә дучар булганнарны искә алды.

Утырышта милли хәрәкәт ветераны Мостафа Җәмилев, Милли Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, рәис урынбасары һәм Кырым хәбәрләр агентлыгы (QHA) баш координаторы Исмәт Юксель һәм активист Синәвер Кадыров катнашты. Аларның дүртесенең дә Кырым аннексияләнгәннән соң Кырымга керүләре тыелган.

I Бөтендөнья Кырымтатар конгрессы Кырымда 2009 елның 19-20 май көннәрендә узды. Анда 13 илдән 420 делегат, 200ләп кунак катнашты.

XS
SM
MD
LG