Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада төбәк башлыкларын сайлау кануны тикшереләчәк


"Справедливая Россия" рәисе Сергей Миронов
"Справедливая Россия" рәисе Сергей Миронов

Дәүләт думасына губернаторларның бер төбәктә ике тапкырдан артык сайлануын чикләгән канун өлгесе кертелде.

Русия Дәүләт думасының дүрт фракциясе тәкъдиме белән губернаторларның бер төбәктә ике тапкырдан артык сайлана алмавы турындагы канун өлгесе әзерләнде. Бу хакта "Справедливая Россия" партиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Партия рәисе Сергей Миронов сүзләренә караганда, төрле төбәкләрдә башлыкларны сайлау тәртибе төрлечә. Кайдадыр губернаторлар билгеләнә, кайдадыр аларны депутатлар сайлый, шулай ук халык сайлаган губернаторлы регионнар бар.

"Кайбер губернаторлар үзләрен гомерлеккә төбәк башлыклары булып калачакларына ышана", диде Миронов.

Яңа канунга күрә үз төбәгендә ике тапкыр губернатор итеп сайланган җитәкче ул регионда инде башлык булып кала алмаячак.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты итеп сайлануына биш ел булды. Сентябрьгә билгеләнгән яңа сайлауга кадәр Миңнеханов "президент вазифаларын башкаручы" дип атала. Татарстанда президентны Дәүләт Шурасы депутатлары сайлый.

Рөстәм Хәмитов тә Башкортстан президенты вазифасына 2010 елда сайланды. Хәмитов 2015 ел сайлавында катнашачагын белдергән иде. Анда бу вазифа 2015 елның 1 гыйнварыннан "президент" дип түгел, "башлык" дип атала.

XS
SM
MD
LG