Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Борис Немцовны искә алалар


Мәскәүдә Борис Немцов атып үтерелгән урын
Мәскәүдә Борис Немцов атып үтерелгән урын

7 апрель Борис Немцов үлеменә 40 көн тула.

Казанда 7 апрель Мулланур Вахитов һәйкәле янында Борис Немцовны искә алу җыены үтәчәк.

Оештыручыларның берсе Эльвира Дмитриева хәбәр итүенчә, җыен кичке 6.30да башлана, чарага хакимиятләрдән рөхсәт алынган.

Оппозициядәге җитәкчеләрнең берсе Борис Немцов 27 февраль кичендә Мәскәүдәге Москворецки күперендә атып үтерелде.

8 март көнне Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Немцовны үтерүдә шикләнелгән биш кешене сак астына алу карары чыгарды. Заур Дадаев һәм Анзор Губашев 28 апрельгә кадәр ябылуда булачак. Аларга үтерү һәм канунсыз коралга ия булуда гаепләү белдерелгән.

"Открытая Россия" оешмасы иртәгә Мәскәү вакыты белән 11дә сәясәтчене бер минут тынлык белән искә алырга чакыра.

"7 апрель Мәскәү вакыты белән көндезге 11дә кайда гына булсагыз да, Мәскәүдә, Кремль янында, теләсә кайсы шәһәрдә яки чит илләрдәге Русия илчелекләре янында - җәяүлеләр бер минутка туктасын, машиналар сигнал бирсен", диелгән "Минута НЕмолчания" исемле чарага чакыручылар.

XS
SM
MD
LG