Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" Мәрҗәни, Бубыйларны искә төшерде


"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" Мәрҗәни, Бубиларны искә төшерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:56 0:00

4 апрельдә “Ярдәм” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” русиякүләм бәйгесе үтте. Әдәп-әхлак, дөрес итеп Коръән укый белү белән бергә балалар милли-дини өлкәне үстерүдә зур өлеш керткән Мәрҗәни, Мөхлисә Бубый кебек шәхесләрне дә барладылар.

“Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы белән “Ярдәм” вакыфы оештырган XVIII “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган 500гә якын бала катнашты. Араларында Самара, Ульян, Мордовия, Удмуртия, Сарытау, Чувашия, Мари Иле вәкилләре дә бар иде.

Балаларга бәйгедә дин нигезләре белән беррәттән, татар галим-мәгърифәтчеләренең эшчәнлеген өйрәнеп, мөгаллимнәр-казыйлар алдында җавап тотасы булды. 15-18 яшьлек яшьүсмерләргә: “Кем ул Кол Шәриф? Кол Галинең “Йосыф вә Зөләйха” кыйссасы нинди китапка нигезләнеп язылган? Кем ул Шиһабетдин Мәрҗәни? Кем ул Әхмәтһади Максуди? Кем ул Мөхлисә Бубый? Кем ул Ризаэтдин Фәхретдин?”кебек сораулар бирелде.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенең төп әйдәманы, “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина катнашучыларга һәм оештыруда ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтләрен белдерде, анда катнашкан Рәшидә абыстай Исхакый кебек үзенең хәер-фатихаларын бирде.

“Без барыбыз да “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” Насыйри, Мәрҗәниләр кебек Русиянең билгеле ислам галимнәре булып тәрбияләнсеннәр өчен зур көч куярга тиешбез. Мин ышанам – динебезнең һәм милләтебезнең киләче ышанычлы кулларда”, диде Әлмирә Әдиятуллина.

Язучы Рабит Батулла фикеренчә, динсезлектә, мәчетләр ябылган чорда үскән өлкән буынның гөнаһларын Ходай Тәгалә бары тик әлеге балалар динле булып, намазга баскан очракта гына гафу итәр. Бик күркәм, кирәкле, изге эш башкара бу бәйге, ди ул.

Быелгы “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре”нең төп бүләкләрен Мордовиядән Әхмәт Бәдретдинов белән Мөхәммәт Әбдерәшитов һәм Татарстаннан Мөхәммәт Шакиров алды. Калган катнашучыларга да татар шәхесләре исеме белән аталган номинациләрдә истәлек бүләкләре бирелде. Бәйгене карарга, җиңүчеләрне котларга билгеле татар язучы-шагыйрьләре, җәмәгать эшлеклеләре, галим-депутатлары, җырчы-журналистлары килгән иде.

XS
SM
MD
LG