Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә II Бөтендөнья кырымтатар конгрессына әзерлек башланды


Кырымтатар оешмалары платформасы утырышында катнашучылар
Кырымтатар оешмалары платформасы утырышында катнашучылар

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы 31 июль-2 августта Төркиядә үтәчәк. Анда Кырымнан да вәкилләр катнашырга өмет итә.

Анкарада 4-5 апрель көннәрендә Кырымтатар оешмалары платформасы дип аталган берләшмә утырышында 2015 елда 18 май чараларын һәм Кырымтатар конгрессын уздыру турында килешенде.

Кырымтатарларның сөргенгә куылуын искә алу көне быел Төркиянең кырымтатарлар яшәгән барлык шәһәрләрендә, шулай ук Истанбул һәм Анкарада 11-18 май көннәрендә конференцияләр, күргәзмәләр белән билгеләнәчәк. Мәчетләрдә сөрген корбаннарының рухына дога кылыначак. 18 май матәм җыены үтәчәк.

31 июль-2 августка билгеләнгән II Бөтендөнья кырымтатар конгрессына әзерлек бүгеннән үк башланды. Аны оештыру белән шөгыльләнәчәк Әзерлек һәм хокук комитетлары төзелде. Быел үтәчәк конгресс 2009 елда Кырымда узган I конгресс белән чагыштырганда башка сәяси шартларда әзерләнә. Кырым "референдум" нәтиҗәсендә Украинадан чыгып Русиягә кушылды. Кырымдагы кырымтатарлар басым һәм эзәрлекләүгә дучар. Бердәнбер АТR кырымтатар телевидение каналы, балаларнның "Lale" каналы, "Мәйдан" радиосы һәм берничә басма чарасы "теркәлү уза алмау сәбәпле" үз эшчәнлекләрен туктатып тора. Шушы вакыйгалар сурәтендә быелның февралендә Төркиядәге 40тан артык кырымтатар оешмасы берләшеп быелгы чаралар уздыруны үз өсләренә алды.

Әзерлек комитеты итеп Милли Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров сайланды. Комитетка рәис урынбасары Аслан Өмәр Кырымлы, Мәҗлеснең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай, Кырым Хәбәр Агентлыгы координаторы Исмәт Юксель, Кырымтатар кеше хокуклары комитеты вәкиле Синавер Кадыров һәм Кырымтатар оешмалары платформасы идарәсенең берничә вәкиле кергән.

Хокук комитеты исә икътисадчы Аслан Өмәр Кырымлы, юристлар Намык Кемал Баяр һәм Фиген Эрден Сейманнан тора. Аларның максаты конгресска кадәр аның низамнамәсен булдыру.

Утырышта катнашкан милли хәрәкәт ветераны Мостафа Җәмилев, Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, рәис урынбасары һәм Кырым хәбәрләр агентлыгы (QHA) баш координаторы Исмәт Юксель һәм активист Синавер Кадыровның дүртесенең дә Кырым аннексияләнгәннән соң Кырымга керүләре тыелган.

Мәҗлеснең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай Кырымдагы кырымтатарларга Русия басымы шулай ук дәвам итсә, Төркиядә үтәчәк конгресска Кырым вәкилләренең килүе проблема булырга мөмкин дип саный. Мәҗлеснең мартта узган ябык утырышында рәис урынбасары итеп сайланган Илми Умеров конгресска барырга ниятен белдерде.

Илми Умеров
Илми Умеров

"Насыйп булса, барам. Милләтебезнең җитәкчеләре белән һәрвакыт элемтәдә. Безгә басым турында дөньяда ни кадәр күбрәк мәгълүмат булса, безнең өчен шул кадәр күбрәк файда булачак" диде Умеров Азатлыкка.

Анкарада узган ике көнлек утырыш "Русиянең кырымтатарларга басымын һәм ATRны ябуны кискен тәнкыйтьләгән, дөньяны Кырымны Русия оккупациясеннән азат итәргә ярдәм күрсәтергә" чакырган резолюция белән тәмамланды. Кырымда исә чынбарлык башка төрле.

I Бөтендөнья кырымтатар конгрессын оештыручыларның берсе булган Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хамзин Төркия татарларының быел андый зур чараларны уздыруны үз өсләренә алулары өчен рәхмәтле.

Али Хамзин
Али Хамзин

"Анкарада узган җыелышта яңгыраган белдерүләр – халкыбызның зур бер өлешенең позициясе. Русия хакимиятләренең Кырымдагы гамәлләре Төркиядә яшәүче кырымтатарларда ачу һәм борчылу тудыра. Конгрессны Төркиядә уздыруны сайлаганнар. Мин бәлки Романиядә үткәрергә тәкъдим иткән булыр идем, анда да Добруҗада күп кырымтатарлар яши. Башта оештыру комитеты үз эшчәнлеген башласын, максатларын һәм анда катнашучыларны билгеләсен. Әлеге вазгыятьтә мин беренче чиратта Русия хакимиятләренә таләп куяр идем. 2014 елның 11 мартында кырымтатарлар хокукларын торгызу канунына нигезләнеп кичекмәстән ATR каналы тапшыруларын кире кайтарсыннар", диде Али Хамзин Азатлыкка.

Билгеле булганча, Анкарадагы җыенда Төркиядә кырымтатарларның басма чара, радио һәм телевидениедән торган мәгълүмат органы булдыру турында да килешенде. Мәҗлеснең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай сүзләренә караганда, мәгълүмат чараларын булдыру мөмкинлекләре тикшереләчәк.

"Төркия хакимиятләреннән моңа киртәләр булмас дип уйлыйм. Мәгълүмат органын финанслау тикшереләчәк башта", диде Каратай Азатлык радиосына.

Быел Бөтендөнья кырымтатар конгрессы икенче тапкыр оештырыла. Аның беренчесе 2009 елда Кырымда узды. Милли Мәҗлес корылтае белән Бөтендөнья кырымтатар конгрессы икесе ике төрле җыен. Беренче тарихи корылтай Номан Челебиҗиһан җитәкчелегендә 1917 елда узган булса, икенче корылтайның сессияләре кырымтатарлар Кырымга сөргеннән кайта башлагач, 1991-1993 елларда гына оештырыла алды. Ул вакыттан бирле алты корылтай узды. Соңгысы 2013 елның октябрендә җыелды. Һәрбер корылтайда 32 әгъзадән торган Мәҗлес һәм Ревизия комиссиясе сайлана. Мәҗлеснең барлык вәкилләре моңарчы Кырымда яши иде, аның Төркия һәм Романиядә үз вәкилләре бар иде. Аның низамнәмәсенә үзгәрешләрне бары тик чираттагы корылтай хәл итә ала.

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы исә дөньяның төрле илләрендә яшәүче кырымтатарлар вәкилләрен җыя. Узган конгресста 13 илдән 420 делегат, 200ләп кунак катнашты.

XS
SM
MD
LG