Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәйдә "Илһам чишмәләре-2015" узды


Рабит Фәтхигә гран-при тапшырыла
Рабит Фәтхигә гран-при тапшырыла

Унбишенче мәртәбә узучы "Илһам чишмәләре" бәйгесенедә беренче мәртәбә татар егете гран-прига лаек булды. Фестиваль кысаларында Фатыйх Кәрим исемендәге әдәби бүләк тә тапшырылды.

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә унбишенче төбәкара шигърият бәйгесе үтте. Тәүгесе 17 ел элек – 1998 елда оештырылган иде. Быелгы чара Русиядәге “Әдәбият елы һәм Икенче дөнья сугышы тәмамлануның 70 еллыгына багышлап уздырылды.

Әгәр “Илһам чишмәләре” фестивале элек ел саен узса, соңгы берничә елда икътисади авырлыклар сәбәпле, ике елга бер үтә. Бәйгедә татар, башкорт, чуаш һәм урыс телләрендә язучы каләмкярләр көч сынаша. Фестиваль башланган елларда анда 50гә якын автор катнашса, быел барлыгы 245 кешенең эшләре каралган. Алар арасында Татарстан, Чуашстан республикалары, Пермь һәм Орел шәһәрләре вәкилләре дә бар. Бәйге нәтиҗәләре нигезендә 7 лауреат һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.

Унбер номинантның өчесе татар телендә иҗат итүчеләр, алар: Борайдан Лилия Гайфуллина, Кушнареннан Фәнисә Фәхретдинова һәм Илештән Венера Мәҗитова. Калганнар башкорт, урыс һәм чуаш телендә иҗат итүчеләр.

Венера Мәҗитова
Венера Мәҗитова

Җиде лауреат арасындагы бердәнбер милләттәшебез Элверт Хәмәтшин Авыргазы районыннан. Ул өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Фестивальдәге иң зур бүләккә – гран-прига татар егете Рабит Фәтхи лаек булды.

Шуны да әйтергә кирәк, фестиваль тарихында бу гран-при алучы тәүге милләтәшебез. Узганында – 2013 елда беренче тапкыр урыс милләте вәкиле алган иде. Аңа кадәрге бәйгеләрдә һәрвакыт башкорт иҗатчылары лаек булып килде. Фестивальнең бәяләмә төркемендә эшләүче моны соңгы елларда милли сәсәттә берникадәр тигезлек урнаша башлау белән аңлатты. Ул исем-шәрифләрен, билгеле сәбәпләрдән, атамауны да сорады.

Лауреатлар
Лауреатлар

Фестивальнең гран-при иясе Рабит Фәтхи чыгышы белән Тәтешле районыннан, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яши. Ул Азатлыкка тәэссоратларын бүлеште: “Минем шигырьләрем узган елны Башкортстан “Китап” нәшриятында “Акчарлак” җыентыгында көн күргән иде. Быел бәхет тагын да ныграк елмайды – фестиваль кубогын алу бәхетенә ирештем. Мондый бүләккә Әдәбият елында ирешүем дә берәр мәгънәгә иядер димен. Хәзер җиң сызганып иҗат итәсе, бу исемне аклыйсы кала. Төп һөнәрем иҗат булмаса да, киләчәктә каләмнән аерылмаска исәп. Дөрес, каләм хакы, ягъни гонорар, язган кешене рухландырырлык дәрәҗәдә түгел, шулай да күңел өчен булса да, язмышымны әдәбият белән бәйлисем килә”.

Фестиваль кысасында Фатыйх Кәрим исемендәге әдәби премияләр дә тапшырылып килә. Бәләбәй районы хакимияте тарафыннан булдырылган әлеге премиягә шушы вакыт эчендә барлыгы 53 кеше лаек булган. Әлеге премия быел биш кешегә бирелде, аларның икесе урыс, калганнары татар, башкорт һәм чуаш милләте вәкилләре. Башкортлардан ул билгеле шагыйрь Рәмил Янбәккә, татарлардан Казанда яшәүче Рәмил Сарчинга тапшырылды. Рәмил Сарчин бу исемгә урыс телендә чыккан “Жизнь и судьба Фатиха Карима” исемле китабы өчен лаек булган.

XS
SM
MD
LG