Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк паркына Сноуден сыны куелды


Форт-Грин паркында Сноуден сыны
Форт-Грин паркында Сноуден сыны

АКШта хөкем ителүдән Русиягә качкан Эдвард Сноуденга куелган һәйкәл берничә сәгатьтән алынды.

Нью-Йоркның Бруклин бистәсендәге Форт-Грин паркына билгесез бер төркем Эдвард Сноуден сынын куеп киткән. Сноуден 2013 елдан бирле Русиядә яши. АКШның Милли иминлек агентлыгында эшләгәндә ул меңләгән яшерен документны урлап 2013 елның июнендә аны берничә мәгълүмат чарасына тапшырган иде.

Сноуденның 1.2 метрлык сыны берничә сәгатьтән соң парк администрациясе кушуы белән алынган. Мәгълүмат чаралары һәйкәлне аның гамәленә сокланган "бер төркем рәссамнар" куеп киткән дип язды.

Быел Сноуден турындагы документаль фильм ("CITIZENFOUR") Оскар бүләгенә лаек булды.

АКШ Үзәк күзләү идарәсенең Һоңкоңга качкан хезмәткәре Эдвард Сноуден Аэрофлот очкычы белән Мәскәүнең Шереметьево һава аланына 2013 елның 23 июнендә килде.

Сноуден АКШта һәрбер американны күзәтүче, бер кем алдында да җавап тотмаучы яшерен күзләү машинасы төзелә дигән фикергә килүе һәм моның белән килешмәве сәбәпле бу турыда яшерен мәгълуматларны журналистларга бирергә булганлыгын белдерде.

Аннан алынган мәгълүмат нигезендә газетлар АКШ иминлек хезмәтләренең Verison телефон челтәрендәге сөйләшүләрне һәм Google яки Facebook кебек ширкәтләр аша интернеттагы эшчәнлекне күзәтеп баруы турында тәфсилләп язып чыкты.

XS
SM
MD
LG