Accessibility links

дүшәмбе, 24 апрель 2017, Казан вакыты 00:35

Башкотстанның берничә районында халыкны иртән шартлау тавышлары уятты. Түшәмнәргә эленгән яктырткычлар гына түгел, өйләр дә селкенде. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташкынга әзерлекнең чираттагы өлешен шулай башлады – боз тыгыннары барлыкка килергә мөмкин урыннарда шартлату эшенә кереште. Бәләкәй генә елгаларда да бозны ваклау өчен бик күп шартлаткыч кулланыла.

XS
SM
MD
LG