Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" кереме 70% кимегән


8 апрель Русия президенты Владимир Путин "Газпром" җитәкчесе Алексей Миллер белән очраша.

Агымдагы елның беренче ике аенда "Газпром" кереме 70% кимегән. Федераль таможня хезмәте хәбәр итүенчә, 2015 елның беренче ике аенда ширкәт 7.4 миллиард долларлык газ саткан.

Узган елның гыйнвар-февралендә "Газпром" 34.4 миллиард м3 саткан булса, быел 27.5 миллиард м3 саткан. Аның 8.8 миллиарды БДБ илләренә сатылган. Узган ел белән чагыштырганда газның 1 м3 бәясе 334 доллардан 269 долларга төшкән.

Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, Владимир Путин 8 апрель "Газпром" башлыгы Алексей Миллер белән очраша.

XS
SM
MD
LG