Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

Кырым: Конгрессны Төркиядә уздыру - Эрдоганны халыкара җәнҗалга батыру


Заур Смирнов

Заур Смирнов

Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр комитеты башлыгы Заур Смирнов Кырымтатар конгрессы Төркияне Русия белән каршылыкка этәрәчәк дип саный.

Бөтендөнья Кырымтатар конгрессын 31 июль-2 август Төркиядә уздыру карарын Кырымның Русия яклы хөкүмәтенең Милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортациягә дучар булганнар эше дәүләт комитеты башлыгы Заур Смирнов "Төркиянең халыкара сәясәтенә йогынты ясау омтылышы" дип бәяләде.

Аның сүзләренә караганда, II Конгрессны Төркиядә уздыруның максаты президент Рәҗәп Таййип Эрдоганның халыкара сәхнәдә абруен төшерү һәм Төркияне Русия белән каршылыкка этәрү.

"Эрдоганның күптәнге көндәше Фәтхулла Гүлән күп кенә сәяси уеннарга катнашкан, ул хәзер АКШта яши. Мәҗлеснең элекке җитәкчесе Мостафа Җәмилев аның белән актив хезмәттәшлек итә. Аларның максатлары бер - Эрдоганның абруен төшерү, аны җәнҗалга тарту, бу очракта Русия белән", диде Смирнов "РИА Новости" агентлыгына.

Анкарада 4-5 апрель көннәрендә Кырымтатар оешмалары платформасы дип аталган берләшмә утырышында 2015 елда 18 май чараларын һәм Кырымтатар конгрессын уздыру турында килешенде.

Мостафа Җәмилев һәм Али Хамзин (у) Азатлык студиясендә, 2013 елның апреле

Мостафа Җәмилев һәм Али Хамзин (у) Азатлык студиясендә, 2013 елның апреле

"Анкарада узган җыелышта яңгыраган белдерүләр – халкыбызның зур бер өлешенең позициясе. Русия хакимиятләренең Кырымдагы гамәлләре Төркиядә яшәүче кырымтатарларда ачу һәм борчылу тудыра. Әлеге вазгыятьтә мин беренче чиратта Русия хакимиятләренә таләп куяр идем. 2014 елның 11 мартында кабул ителгән кырымтатарлар хокукларын торгызу канунына нигезләнеп кичекмәстән ATR каналы тапшыруларын кире кайтарсыннар", диде I Бөтендөнья кырымтатар конгрессын оештыручыларның берсе булган Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хамзин Азатлыкка.

Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял да конгрессның Төркиядә үтәчәген хуплады, әмма Кырымнан барлык теләгән вәкилләрнең дә анда бару мөмкинлегенә шик белдерде.

"Кырымтатар хәрәкәте тәҗрибәсендә без халыкара сәхнәдә эшчәнлек алып баруның мөһимлеген яхшы аңладык. Дөньядагы вәкилләребезнең максаты безнең карашны абруйлы халыкара оешмалар игътибарына җиткерү. Конгресс эшендә Кырымнан делегатларның да катнашуы бик мөһим, әзерлек эшләре башлансын", диде Джелял Азатлыкка.

Ул арада Мәҗлеснең Бакчасарайдагы бинасы яңа төзелгән "Бакчасарайны үстерү институты" исемле оешмага күчкән. Мәҗлескә аны кабат үз исеменә теркәргә мөмкинлек бирмәгәннәр. Бу хакта Facebookта Бакчасарай мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров хәбәр итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG