Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

17 апрель көнне Камил хәзрәт Сәмигулинның Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе вазифасына керешүенә ике ел була. Шушы чор эчендә мөфти нәрсәләргә иреште?

Моннан ике ел элек Татарстанда мөселманнар тирәсендәге шактый җәнҗалдан соң Камил хәзрәт Самигуллинны мөфти итеп куйдылар. Әле яше 30га тулмаган кешене ул чакта мөфти итеп куелуын кайберәүләр хуплап та бетермәде, шул ук вакытта күпләр аңа өметләр баглады. Әлеге өметләр акландымы, мөфти шушы ике ел дигәндә нәрсәгә ирешә алды? Шул хакта мөфтият тирәсендә йөргән һәм мөселманнар тормышы белән кызыксынган берничә кешенең фикерен белергә булдык.

Әйтергә кирәк, Азатлык радиосы мөфти Камил хәзрәт Самигуллиннан да әңгәмә алырга теләп, аның матбугат хезмәте таләп иткәнчә, сорауларны язып юллаган иде, әмма инде ике айдан артык вакыт узуга карамастан, мөфтидән җаваплар килмәде.

Матбугат үзәгендә башта мөфтинең вакыты юк, я бу сәфәрдә, я теге сәфәрдә дисәләр, соңгы тапкырда инде: "Ничек тә җавап бирергә белмибез, сорарбыз", диделәр.

Күрәсең, мөфтинең вакыты Татарстан президентыныкына караганда да тыгызрактыр, чөнки Азатлыктан җибәрелгән хатка президент идарәсе дә җавап бирә. Гәрчә мөфти үзе вазифага керешкәч журналистларга ачыклык вәгъдә иткәннәр иде.

Шул сәбәпле беренче булып Азатлык мөселманнар, ислам темасы турында язучы журналист фикере белән таныштырырга булдык.

Рәшит Минхаҗ, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты:

Рәшит Минхаҗ

Рәшит Минхаҗ

"Әлбәттә тәхет тирәсендә ыгы-зыгы була инде ул. Алдагы мөфтинең хатасын кабатлый, чөнки журналистлар белән уртак тел табып бетерә алмады. Баштарак берничә мәртәбә "түгәрәк өстәл" булган иде һәм анда мөфти ай саен журналистлар белән очрашачак, диделәр. Юк. Мөфтигә керү бик кыен.

Мөфтидән ел нәтиҗәләренә бәйле әңгәмә алмакчы идем, матбугат үзәгеннән "сорауларыгызны язып җибәрегез", диделәр. Бу бит кызык түгел, чөнки әңгәмә алганда өстәмә сораулар да туа, кайбер нәрсәне ачыклыйсы да була. Ә болай син аңа 10-15 сорауны җибәрәсең, ул бүлеккә төшерелә дә һәм алар җавап биргәч, бәлкем, мөфти азактан карап чыгардыр. Алай эшләмиләр бит. Шуңа мин мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Батровтан әңгәмә алдым.

Һәрхәлдә, журналистлар өчен ачык түгел. Госман хәзрәт Исхакый (элекке мөфти – ред.) эшләгәндә атнасына өч-дүрт тапкыр бара идем, хәзер өч айга ике-өч мәртәбә, шул айга бер барамдыр.

Ишек төбенә вертушкалар куеп халыкның, журналистларның гайрәтен чигерделәр. Ул бер ябык җәмгыятькә әйләнде. Гомумән, кешеләр мөфти янына керә алмый. Хәтта имамнарга да алдан язылып куярга кирәк, диләр. Шуңа ул безнең өчен генә түгел, ә имамнар өчен дә ябык. Ябык акционерлык җәмгыять диләр бит әле.

Мөфтинең матбугат үзәге нигездә пиар белән шөгыльләнә. Мөфти үзенчә тырыша, чит илләрдә дә еш була. Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны мәгариф өлкәсендә урынбасар итеп алды. Мин моны бик хуплыйм. Мөхәммәтшин белемле кеше.

Эшли-эшли тәҗрибә туплана инде ул. Хәзер мәдрәсәләр өчен дә стандартлар булдырдылар. Китаплар да чыгарсалар яхшы булыр иде. Хәзер бит инде якшәмбе мәктәпләренә дә стандартлар кирәк диләр. Бу өстән Мәскәүдән килгән басым дип уйлыйм.

Азат Ахунов, (КФУ доценты):

Азат Ахунов

Азат Ахунов

"Мөфти беренче көннән үк Татарстан мөселманнары арасында тынычлык булдыруга өлеш кертте. Булган низагны юкка чыгару, тыныч юл белән эш алып баруы миңа бик ошый.

Соңгы ике елда низаглар булмады. Шул ук Рәис Сөләйманов (үзен ислам белгече дип тәкъдим итүче – ред.) мөфти сәясәтен "чәй дипломатиясе" дип атый, ләкин чынбарлыкта мондый тыныч шартларда күбрәк эшләргә була, чөнки кайдадыр дошман эзләү, 1937 елдагы кебек сәясәт алып бару ул уңай нәтиҗәгә китерми дип уйлыйм.

Элекке мөфти Илдус Фәиз гел дошманнар күреп, алар белән көрәшергә, алардан котылырга кирәк дигән сәясәт алып барды. Бөтен мөселманнар шундый киеренке хәлдә яши иде. Хәзер җәмәгать, мөселманнар тынычланды.

Әлбәттә, кискен рәвештә нәрсәдер үзгәрмәде. Проблемнар күп. Дошман эзләү сәясәтеннән китү ул Камил хәзрәтнең иң уңай нәтиҗәсе дип әйтер идем.

Тагын бер уңай нәтиҗә ул – яшь команда туплау, төрле проектлар барлыкка китерү, бу, бәлкем, күбрәк пиардыр да, әмма барыбер нәрсәдер эшләнә".

– ​Команда туплау дигәннән, ул Илдус хәзрәт заманында читләштерелгән имамнарны кире кайтарырга ышандырган иде. Бу эшләндеме?

– Элекке куылган кешеләр акрынлап кайтарыла. Белүемчә, хәзер Госман хәзрәт голәмәләр шурасына кертелергә тиеш. Бу кайтару Камил хәзрәттән генә тормый, ул дәүләт оешмалары белән дә бәйле. Аларның фикерләренә дә игътибар бирергә тиеш. Аңа бу өлкәдә әйтерлек кимчелек юк.

Наил Гариф, "Иман" мәркәзе рәисе:

Наил Гариф

Наил Гариф

"Мөфти вазифасын дәүләт структурасы әгъзасы буларак карасак, ул үз бурычын үти. Дәүләтнең бер административ хезмәткәре буларак бу эшне яхшы гына үтәп бара. Үз урынында.

Ниндидер мөселман җәмгыяте тарафыннан карасаң, берничә сорау туа. Мин үземне Татарстан гына түгел, ә Русия мөселманнарына кертәм. Шуңа, минемчә, мөфтиләр саны күбәеп китте, татарлар өчен бер генә мөфти дә җитәр иде. Мәскәүдә, Казанда, Уфада булсынмы, миңа барыбер. Ул мөфти бөтен татарлар өчен абруйлы, дәрәҗәле булырга тиеш.

Хәзерге вакытта Татарстан Диния нәзарәте ничек кенә тырышса да, ике елда абруен күтәрә алмады. Проблемны хәл итә торган эшләр күренмәде.

Китаплар чыгаруын-чыгардылар, әмма ул күпертелеп күрсәтелгән саннар дип саныйм. Күп кенә китаплар инде элек тә чыгарылган иде. Иске китапларны яңадан бастыруның файдасы юктыр. Традицион исламны күтәрү өчен китаплар бастыру гына җитми, халык белән турыдан-туры аралашып эшләргә кирәк.

Гади мөселманнар арасында хәзер проблемнар көннән-көн арта, ул эзәрлекләү, басымнар белән генә бәйле түгел. Мисал өчен, шул ук "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгынны алыйк. Анда бит зыян күрүчеләрнең күпчелеге мөселман иде. Һәм бер мөселман кулга да алынды. Сәүдәгәрләр проблемнарын Диния нәзарәте күтәрмәде, ә алар бит зур проблемнарга дучар булды. Чын проблемнарны хәл итмәве күрсәткеч булып тора. Уздырылгач чаралар безнең мөселманнарга кирәк булган әйбер түгел, ә ясалмалык.

Хәзер безнең тагын бер зур проблем ул – татар теле. Диния нәзарәте бу өлкәдә бернинди чара уздырмый, Русия ислам университетында ачылган татар телен бушка укыту курслары бердәнбер чара.

Шул ук вакытта Казан мәчетләрендә вәгазьләрне урысча сөйләүгә күчәләр. Андый мәчетләр күбәя. Бу актуаль проблемга әйләнде, чөнки Русиядә элек татарлар төзегән мәчетләрдә вәгазьләр хәзер урысча алып барыла.

Соңгы вакытта республикада мәчетләрдә Төркиядә укып кайткан имамнар күбәйде. Төркиядә булган гыйбадәтләрне безгә сеңдерергә тырышалар. 1990нчы еллар башында динебез начар хәлдә булганда, гарәпләрне чакыртып яшьләрне гарәпләштердек һәм ул бер проблемга әйләнде. Хәзер төрекләштерү зур проблемга әверелде.

Ураза вакытында хафизларны күбрәк Төркиядән дәшәләр, мөселман артистларын Төркиядән чакыралар. Мөфти үзе дә Төркиядә белем алган.

Үзем мин Казанның "Мәрҗәни" мәчетендә элеккеге бабайларда укыган идем. Безнең намаз уку, дога кылу тәртибен кайбер Төркиядән кайткан имамнар кабул итми. Элек гарәбстаннан кайткан яшьләр шулай иде, хәзер Төркиядән кайтканнар белән шундый хәл килеп туа.

Безнең гореф-гадәтләрне алар кабул да итми, инкярь дә итми. Ничектер битараф калалар. Минемчә, без ата-бабаларыбыз ничек укыган – шулай укырга тиеш. Бу миллилекнең бер нигезе булып тора.

Фәния Хуҗиәхмәт, “Татар мөселман календарен” чыгаручы:

Фәния Хуҗиәхмәт

Фәния Хуҗиәхмәт

“Ул сайлап куелган кеше. Шуңа аның турында минем кебек дәрәҗәдәге кешеләр бәя бирә алмый. Мин бит кечкенә кеше. Госман хәзрәткә календарьдагы әйберләр белән киңәшләшергә һәрвакытта да барып керә идем. Бу мөфтине минем күргәнем юк, шуңа, гафу итегез, бер сүз дә әйтә алмыйм”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG