Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал" сәүдәгәрләренә ташламалы кредитлар өчен акча бүленә


"Адмирал" сәүдәгәрләре белән янгыннан соң Казан идарәсе вәкилләре очрашты
"Адмирал" сәүдәгәрләре белән янгыннан соң Казан идарәсе вәкилләре очрашты

Эшкуарлар хокукларын яклау вәкиле Тимур Ногоманов "Адмирал" янгынында зыян күрүчеләргә ташламалы кредит алыр өчен 100 миллион сум бүленә диде.

Татарстан президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау вәкиле Тимур Ногоманов "Адмирал" сәүдә үзәге янгынында тауарларын югалтучыларга ташламалар белән кредит алу мөмкинлеге бар, дип белдерде. Моның өчен Татфондбанк һәм "Ак Барс" банкыннан 100 миллион сум бүлеп биреләчәк, дигән Ногоманов "Ведомости" каналына.

Әлеге програм кысаларында "Адмирал" сәүдәгәрләре ике елга 8,25% белән ике миллион сумга кадәр кредит ала ала. Инде алынган кредитларны түләү тәртибен үзгәртү турында эшкуарлар үз банкларына мөрәҗәгать итә ала диде Ногоманов.

12 мартта түрәләр белән очрашуда янгында зыян күрүчеләр түрәләр авызыннан чыккан сүзләргә, вәгъдәләргә ышанмауларын әйтте.

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә зур фаҗигагә китергән янгынны тикшерү эшләре җинаятьтә гаепләнүчеләр һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшүчеләр арасында шактый тыгыз бәйләнешләрне ачып салды.

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын 11 мартта булды. Җимерекләр астында 17 кешенең мәете табылды.

XS
SM
MD
LG