Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

Узган гасыр башындагы татар интеллигенциясе үз файдасын, карьера кайгыртып яшәмәгән. Ә бүгенгеләр ничек?

Үзгәртеп кору чоры башында Татарстан аксакаллар шурасы туган мөмкинлекләрдән файдаланып милли университет төзү, латин имласына кайту шикелле җитди, фундаменталь проблемнарны тормышка ашыру иң мөһим бурыч дип санады. Без төрле мөрәҗәгатьләр белән матбугатта чыктык. Милли университет һәм мәдәниятебезне саклауга бәйле башка мәсьәләләр турында җентекләп сөйләшеп Татастанның элекке вице-президенты Василий Лихачев белән уртак фикергә килгән идек. Шуның нигезендә Дәүләт шурасы 1999 елнда тиешле карар чыгарды. Безнең Дәүләт шурасында булган ярты сәгатьлек безнең әңгәмәне телевидение нигәдер эфирга бирмәде...

Соңыннан, булачак милли университет структурасы, эчтәлеге турында бер төркем ректорлар, галимнәр катнашында ул чактагы премьер-министр буларак Фәрит Мөхәммәтшин берничә киңәшмә уздырды. Мин анда Шура вәкиле буларак катнаштым. Еллар узды әмма проблемнар калды.

Бу уңайдан бик тә җитди мәсьәләгә кыскача гына тукталмый булмый. Безнең милли интеллигенция бүген ни хәлдә? Аның интеллектуаль, эстетик, милли аң, татарның дөньяда, тарихта тоткан урынын бәяләү дәрәҗәсе чынбарлыкка лаеклымы?

Тарихыбызда әлеге таләпләргә төрле дәрәҗәдә җавап бирердәй шәхесләребез булган. Алар белән горурлану гына җитми, аларның иҗатын даими өйрәнү мәҗбүри. Шулар арасында Ш.Мәрҗәни, Г.Исхаки, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Тукай, Г.Баруди, Максудиләр һәм башкалар, башкалар. Алар төрле, һәркайсы үзенә бер гыйлем өлкәсен тәшкил иттеләр. XX гасыр башында бөтен дөнья мәдәниятен үзләштереп татарның киләчәген кайгыртканнар. Аларны яманлап йә мактап йөзләгән кеше бездә академик, фән докторы һәм башка дәрәҗәләргә ирештеләр.

Күз алдына китерик әле, ул шәхесләрнең йөзен, кыяфәтен, үз-үзен тотышын, киемен, портретын... Заманына сылтап олы принципларына, милләт язмышына хыянәт итмәгәннәр, тугрылык саклаганнар, дөреслек хакына төрмәләргә барганнар. Дума трибунасыннан халыкларның язмышын, тирән милли мәнфәгатьләрен ялкынлы чыгышларында яклаганнар, хәтта дошманнарын фаш иткәннәр, алар киң эрудицияләренә, шәхси талантларына таянып, патшаның танылган халыкара кагыйдәләрне бозуын тәнкыйтьләгәннәр.

Ул заман интеллигенциясе дөнья трибунасыннан югары дәрәҗәдә полемика алып барырлык дәрәҗәдә булган, патша Думасында нотыклары резонансын искә төшерик әле... Ул заманда татар интеллигенциясе үз файдасын, карьера кайгыртып яшәмәгән.

Алар консерваторияләр тәмамламаса да, милли музыканың әһәмиятен, Европа контекстында үсәргә тиеш икәнен күзаллаганнар. Ул заманда ук милли музыканың классик формаларда булачагын чамалаганнар. Димәк, дөнья профессиональ музыкасы турында да хәбәрдар булганнар. Бу яктан караганда, аеруча Гаяз Исхакый карашлары актуаль. Бүген ул татарның нинди музыка мөхитендә яшәүен күрсә, чыннан да инкыйраз чорына ирешкән дияр иде... Аларның фикерләү дәрәҗәсе гомум эрудиция, киң эстетик карашка таянган булган.

Бездә хәзер туктаусыз тавышсыз, мәгънәсез, музыкаль аһәңсез, зәвыксыз җырлауны, йөзләгән "йолдызлар" парадын, "музыкаль каймак"ны, тарихи әхлагыбызны җуеп кылануларын күрсә, нәрсә әйтер иде икән Исхакый? Аяныч, безнең замандаш язучы-шагыйрьләребез музыкаль чынбарлыкка битараф ахыры... Без чын мораль деградация чорында яшибез. "Илнең әхлагын, яшәвен беләсегез килсә – аның музыкасын игътибар белән тыңлагыз" дигән бөек Конфуций 5000 ел элек... Әле бер көнне радиодан бер атаклы җырчы "Туган тел"не җылый-җылый, бормалар өсти-өсти җырлады. Исхакый моны югала торган милләт билгесе дигән иде.

Совет чоры интеллигенциясе билгеле дәрәҗәдә мөмкин кадәр традицияләргә тугрылык сакларга тырыша. Бу үзе бер мөстәкыйль тема, бездә рәтләп әле яктыртылмаган, мин аңа тәфсилләп туктамыйм, әлбәттә.

Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Хатыйп Усман әвәлге буын вәкилләренә якын шәхесләр. Алар музыканы, башка милли сәнгатьләрне, әдәбияттән аермыйлар иде. Узган гасыр башындагы милли матбугатны, соңрак "Яңалиф" журналын искә төшерсәк, ни дәрәҗәдә язучылар музыканы үз иткәнен күрәбез. "Яңалиф" битләрендә татар музыкасының теориясе, киләчәге турында бәхәсләр чагылды. Ә минем "Казан утлары"на да музыканы онытмаска иде дигән фикерем редакторына охшамады...

Милли телдә тапшыруларның тиешле дәрәҗәдә булмавы аяныч, җитәкчелекнең милли мәдәнияткә хезмәтчән татар халкы данына битараф булуы да кызганыч... Шул ук вакытта милли телгә майдан тараюына крокодил яшьләрен түгәләр. Тел үзе генә яши алмый, милли мохитсез, мәдәниятсез, мөстәкыйль мәктәпсез, мәгънәле театрсыз, милли музыкасыз һәм иң мөһиме, мөстәкыйль графикасыз! Күп еллар элек мин "Латинсыз киләчәгебез юк" исемле мәкалә язган идем... Әле бер депутат латин мәсьәләсен пүчтәк кенә дип җибәрде, надан энекәшен академиягә түрә итеп утыртты – бу пүчтәк түгел! Шундый депутатны инде 20 ел бюджет хакына тоталар!

Әледән әле милли кинематограф аксавына да зарландылар. Синтетик жанр буларак бөтен мәдәни, сәяси мөмкинлекләре булмаган халыкның ничек ул аксамасын!?

20 ел халыкның сәнгатен, мәдәниятен, мәгърифәтен, әхлагын җимереп килгәч, безнең татар кызы ярымшәрә "үп мине, үп мине... ал мине, ал мине" дип "Яңа Гасыр" экраныннан сикерә-сикерә җырлагач. Ә безнең дин әһелләре яшьләребезнең әхлагы, кыяфәте турында сүз куптарганын белмим мин. Уйлап карыйк әле, нигә? Берәүләр ислам кагыйдәләрен, шәригать кануннарын бутафорияга әйләндереп маташалар. Миллион долларлык изге Коръәнне нинди акыл, нинди максат белән табынуга куйдылар?

Милли мәктәп, милли графика, мәгариф системы фәнни яктан карап хәл ителмәвенә килгәндә, 20 ел вак-төяк әйберләр турында сөйләшеп, тамырдан карап БМО карарлары нигезендә олы тарихлы халкыбызның хокукларын сакламагач, без инкыйразга якынлашабыз.

Озак еллар безнең мәдәниятне, сәнгатьне "кайгырткан" депутат Разил Вәлиев һәм Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов катнашы белән узган "Кара-каршы" тапшыруыннан соң мин бу уйларымны язарга булдым. Әлеге тапшыру үзенә күрә җәмгыять, телевизор караучылар каршында хисап тоту булырга тиеш иде. Бездә тәхеткә менеп утыргач депутатлар, түрәләр җәмәгатьчелек каршында җавап тотмыйлар, халыкка хезмәт итәргә тиеш икәнен оныталар, хәер властька гына хезмәт итәргә мәҗбүри икәненә инандырылганнар. Ләкин кара-каршыда катнашкан абзыйлар хисап бирергә бер дә уйламадылар. Читтән карап торучы, күзәтүчеләр сыман җаваплылык сизмәүче кешеләр, телевидение кунаклары диярсең.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган, даими кайгыртып килгән милли хәрәкәтнең күп кырлы эшчәнлеген, җитәкчесе Марат Мөлековның ролен кимсетеп, Аксакаллар шурасының эшчәнлеген күрмәмешкә салынып Разил Вәлиев үзенең ролен зурлап, республиканы саклап калуда керткән эшчәнлегенә ишарә ясап, милли хәрәкәттә катнашкан меңләгән халыкны "урам" дип кенә бәяли, имеш урам белән депутатларны (властьне) аралаштыру вазифасын үтәгән. Ә без даими күреп килгән милли сәнгать, милли университет, милли матбугат проблемнарын ул, күрәсең, йә аңламый, йә танымый.

Элекке президентның сәяси киңәшчесе татар мәктәпләре даими ябылып баруга, матбугатта сүз-фикер иреге кысылуга, кая карасаң коррупция чәчәк атуына, халыкның рухи халәте түбәнгә тәгәрәвенә, телевидениенең тискәре йогынтысына күз йомып, дәүләтнең мәдәни, мәгариф системына битарафлыгын яшермичә "без булдырдык" дип тапшыруны тәмамлады. Ә, ничек булдырасыз, халык язмышына, киләчәгенә җавапсыз әфәнделәр?

Мәхмүт Нигъмәтҗанов Тукай бүләге иясе, сәнгать белгече, Татарстан аксакаллар шурасының элекке рәисе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG