Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Ибрай авылы халкы мәктәп өчен көрәш башлый


Оренбур өлкәсендәге бердәнбер Ибрай татар мәктәбен акча җитмәү сәбәпле быел ябарга мөмкиннәр. Китапханә белән клуб та ике айдан ябылачак.

"Өч балам мәктәпсез, үзем эшсез кала алам. Аптырап калдык, нишләргә дә белмибез", дип сөйләде Азатлыкка Ибрай мәктәбенең химия укытучысы, өч бала анасы Лена Әбдрәшитова.

Укытучыларга бу хәбәрне районнан мәктәп җитәкчесе 27 мартта алып кайткан. Ата-аналар яңалыктан хәйран калган. Быел 90 еллыгын билгеләгән мәктәптә 23 бала укый. Киләсе елда беренче сыйныфка өч бала керергә тора. Алдагы 5-6 елда мәктәптә 25ләп бала булачак, дигән сүз.

Лена Әбдрәшитова Ибрай авылы мәктәбе турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00
йөкләү

155 хуҗалыгы булган, 360 кеше яшәгән Ибрай авылы Оренбур өлкәсенең Красногвардейски районында урнашкан. Аннан ерак булмаган борынгы Ураган авылында 10 ел элек мәктәп ябылганнан бирле авылда 40 йортта карт-коры гына яшәп калган.

"Балалар юк, яшьләр кала алмый анда. Балаларны укытырга кирәк бит. Авыл бетте, мәктәп ябылгач", дип борчылып сөйләде Лена ханым.

Татар авылларында элеккедән килгән гадәт белән Ибрайда да барлык эш мәктәп укытучылары һәм балалар өстендә.

Лена Әбдрәшитова
Лена Әбдрәшитова

"Мәчет тирәсен, авыл урамнарын җыештыру булсын, бәйрәмнәргә концерт-тамаша әзерләү булсын, күп эшлибез без авылда", ди Лена ханым.

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияттан тыш башка фәннәр урысча укытылса да, тәрбия эше һәм класстан тыш чаралар барысы да татарча бара.

Авылга мәктәпне саклап калырга ярдәм итәргә теләүчеләр дә юк түгел. Красногвардейски район шурасы рәисе Салават Бурангулов узган ел Тәңес исемле башкорт авылында мәктәп ябылуын бик авыр кичергән.

"Өлкә мәгариф министрлыгыннан, авыр финанс хәл сәбәпле, берничә мәктәпне, шул санда Ибрай мәктәбен ябарга киңәш иттеләр. Үзебезнең муниципаль бюджетны тикшерик. Бәлки мәктәпне калдырып булыр. Узган ел башкорт мәктәбен яптык. Анда 21 бала укый иде, аннары 16га калды, аларның бишесенең ата-анасы балаларын урыс мәктәбенә бирергә теләде. Аннары мәктәпне яптылар. Ибрайда хәл башкача бит, өметлерәк. Монда барлык мәсьәлә акча җитмәүдә", диде депутат Азатлык радиосына.

Салават Бурангулов, быел акча табылса да, киләсе елга тагын "акча юк" дигән сүз булырга мөмкин ди. Русиянең мәгариф турындагы канунына караганда, ата-аналарның, авыл халкының фикереннән башка мәктәпләр нинди дә булса үзгәрешләргә дучар булмаска тиеш. Узган ел башкорт мәктәбе өчен көрәшкәндә депутат ул канунны да дәлил итеп китергән, әмма...

"...губернатор да сайлаулар алдыннан милли мәктәпләргә ярдәм булачак, дигән иде. Ләкин бит алар бер әйберне әйтә, икенчесен эшли. Халыктан мөрәҗәгатьләр кирәк", диде Бурангулов.

Салават Бурангулов мәктәп өчен көрәш турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:15 0:00
йөкләү

Ибрай авылы халкы исә бертавыштан мәктәп өчен көрәшкә әзер. Моны ата-аналар укытучыларга да әйткән.

"Кая язсагыз да – ярдәм итәбез, имзабызны куябыз диделәр. Авыл халкы бердәм карашта бу мәсьәләдә", диде Лена Әбдрәшитова.

Бу көннәрдә район идарәсенә һәм өлкә мәгариф министрлыгына, шушы мәктәптә укып чыккан өлкә канун чыгару җыелышы депутаты Рушания Габбасовага хатлар әзерләнә.

Оренбур өлкәсе мәгариф министрлыгының гомүм белем бирү бүлеге җитәкчесе Наталья Баранова Азатлыкка Ибрай мәктәбе язмышы турында аңлатмалар бирүдән баш тартты, министрлыктагы башка югарырак түрәләргә мөрәҗәгать итәргә кушты.

Авыл китапханәчесе Роза Кидрячевага китапханә белән клубны ике айдан ябачакларын хәбәр иткәннәр.

Азатлык Оренбур өлкәсе губернаторы һәм Красногвардейски районы башлыгына канун була торып, авыл халкы фикерен белешмичә нигә бу мәктәпне ябарга керешүләре турында фикерләрен белү өчен хат юллады.

Русиядә хәрби чыгымнар 33 процентка арттырылганда акча җитмәү сылтавы белән татар мәктәпләрен ябып балаларны урыс мәктәпләренә җибәрү бу айларда Татарстанда да киң колач ала бара.

XS
SM
MD
LG