Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Джохар Царнаевны Бостон марафонын шартлатуда гаепле дип тапты


Джохар Царнаевның үсмер чагы
Джохар Царнаевның үсмер чагы

Бостон мәхкәмәсенең утырышчылар коллегиясе Джохар Царнаевны белдерелгән 30 маддә нигезендә гаепле дип саный. Шаһитләр чыгышларыннын соң хөкем билгеләнәчәк.

Бостон марафонында шартлау оештыруда гаепләнгән Джохар Царнаев эшенең икенче өлеше башлана. Утырышчылар коллегиясе Царнаевны аңа белдерелгән 30 маддә​ нигезендә гаепле дип ​тапканнан соң шаһитләр чыгышлар, ике якны тыңлау башлана. Соңыннан хөкем карары игълан ителәчәк.

Һәлак булганнар һәм яраланганнарның санын исәпкә алганда Царнаевка гомерлек төрмә яки үлем җәзасы яный.

Джохар​ Царнаев 2013 елда Бостон марафонында шартлауны оештыруда гаепләнә. 15 апрель узган марафонда өч кеше һәлак булды, 260 кеше яраланды. Әлеге хәл АКШта 2001 елның 11 сентябрендә булган террор һөҗүмнәреннән соң иң канлы террор гамәле булды.

Царнаевның туганы 26 яшьлек Тамерлан полиция чарасы вакытында һәлак булды. 21 яшьлек Джохар ул чакта яраланды.

XS
SM
MD
LG