Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

"Дальний Восток" корабында батучылар арасында Башкортстан егете дә бар


Фәрит Хәсәнов

Фәрит Хәсәнов

“Дальний Восток” корабы батканнан соң югалган 13 диңгезче арасында Башкортстан егете Фәрит Хәсәнов та бар. Туганнары аларның кечкенә көймәдә булып исән калуына өметләрен өзми.

2 апрельдә Охот диңгезендә “Дальний Восток” исемендәге балык тоту корабы бату нәтиҗәсендә фаҗигагә тарыган 132 кешенең 63е исән, 56 мәет табылган, 13 балыкчы югалучылар исемлегендә. Алар арасында Фәрит Хәсәнов та бар. Ул Казакъстанда туган, балачагы Башкортстанның Белорет шәһәрендә узган. Шуңа туган ягы дип Белорет шәһәрен санаган.

Балык тоту остасы Фәрит Хәсәнов

Балык тоту остасы Фәрит Хәсәнов

Хәрби хезмәттән соң Фәрит Петропавловски-Камчатскига киткән. Диңгезче булган. Соңгы елларда “Дальний Восток” корабында балык тоту остасы (мастеры) булып эшләгән.

Фаҗига булу белән Көньяк Сахалинга Фәритнең апалары китте. Алар аның исән-сау булуына өметләрен өзми. Камчатка крае хакимияте хәбәрләренә караганда, мәрхүмнәрнең гаиләләренә бер миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк.

Башта Фәрит Хәсәнов Камчаткадагылар исемлегендә булган, аннан диңгезченең соңгы чорда Башкортстанда теркәлгән булуы ачыкланган. Шул сәбәпле Хәсәновлар гаиләсенә Башкортстан хакимияте ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу мәгълүмат яңа гына булу сәбәпле, Башкортстан хакимияте Фәрит Хәсәнов гаиләсенә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен әлегә карамаган. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәренә караганда, республика фаҗигагә таручының гаиләсенә ярдәм күрсәтергә әзер.

Корабта булган 132 кешенең 78е русияле, 54е Украина ватандашы, калганнар Латвия һәм башка дәүләтләрдән. Фаҗигадә могҗиза белән генә исән калган бер диңгезче суда ике сәгать ярым вакыттан соң аңын югалтканлыгын сөйли. Табиблар аның йөрәген авырлыклар белән генә кабат эшләтеп җибәрүгә ирешкән.

Фәрит Хәсәнов төшергән фото

Фәрит Хәсәнов төшергән фото

Белгечләр салкын суда озак вакыт исән калу мөмкинчелеге юк дип исәпли. Тик югалучыларның туганнары аларның көймәдә котылып калу ихтималлыгына өмет итә.

Фәрит Хәсәнов гаилә кормаган. Ул социаль челтәрләрдә диңгез һәм кораб фотолары кую белән мавыккан, шуңа аның туганнары "ул диңгезгә өйләнде" дип шаярткан булганнар.

XS
SM
MD
LG