Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда беренче бәби тартмасы Чаллыда ачылачак


Прагадагы бәби тартмасы
Прагадагы бәби тартмасы

Ата-анасы баш тарткан яңа туган балалар өчен беренче бэби-боксны Чаллыда "Яңа буын" исемле хәйрия оешмасы ачачак.

Ата-анасы баш тарткан сабыйлар өчен Татарстанда беренче бэби-боксны Чаллыда 1 июнь көнне ачарга җыеналар. Бәби тартмасы шәһәрнең Бала тудыру үзәгендә куелачак. Бу эшне үз өстенә "Яңа буын" ("Новое поколение") исемле хәйрия оешмасы алган.

Казанда андый тартма хатын-кызлар монастыренә куелырга мөмкин. Проект җитәкчеләренең берсе Ринат Шәехов сүзләренә караганда, Казанда бөтен хастаханәләр диварлар белән уратып алынган, тикшереп кертәләр. Бала тартмасын андый урынга урнаштыру нәтиҗәле булмаска мөмкин.

Төрле сәбәпләрдән яңа туган баладан баш тартырга теләгән кеше сабыйны махсус җылытылган һәм һаваландыру системы куелган тартмага салып китә. Кыска вакыт узуга хастаханәгә яки ашыгыч ярдәмгә бу хакта сигнал килә. Баланы табиблар килеп алып тикшерә һәм соңыннан ятимнәр йортына яки яңа гаиләгә озата. Баланы калдырып китүчеләрнең бу нияттән баш тартып бер ай вакыт эчендә сабыйларын кире өйләренә алып кайтып китә ала.

"Яңа буын" хәйрия оешмасы бәби тартмалары һәр шәһәрдә булырга тиеш дип саный. Ата-анасы баш тарткан балаларның исән-сау булачагына, яңа гаиләдә тәрбияләнәчегенә өмет биргән бу җиһазлар Сочи, Пермь, Екатеринбур, Арзамас һәм башка шәһәрләрдә куелган. Русиядә бер тартманы кую 382 мең сумга төшә.

Белешмә:

  • Германиядә бала тартмалары инде 12 ел бар
  • Пакстанда беренче бала тартмасы 1947 елда ачылган. Аның өстендә "балагызны үтермәгез", дип язылган булган. Бүгенге көндә тартмалар ил буйлап төрле шәһәрләрдә куелган
  • Япониядә беренче бала тартмасы 2007 елда ачылган
  • АКШта балаларны хастаханәләр, социаль оешмалар, хәтта полиция һәм янгын сүндерү станцияләрендә калдыралар. Баланы 30 көнгә кадәр килеп алмасалар, ата-ана балага хокукын югалта
  • Европа илләрендә яңа туган баланы (3-30 көнгә кадәр) тормышына куркыныч янаган шартларда калдыру җинаять санала. Бала тартмаларына салу – баланың тормышын куркыныч астына кую дип саналмый
XS
SM
MD
LG