Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү "Магнит" башлыгын Рауза Галимова үлемендә гаепле дип саный


Блокадада исән калган 81 яшьлек татар апасы Кронштадттагы кибеттә май урлауда гаепләнеп полициягә китерелгәч йөрәге тотып үлгән иде.

Тикшерү комитеты Кронштадттагы "Магнит" кибетендә май урлауда гаепләнгән 81 яшьлек​ ​Рауза Галимова​ үлемен тикшерүне тәмамлаганын белдерде. Кибет директоры Ольга Конюховага җинаять кодексының 109 маддәсе (ялгышлык белән кеше үлеменә китергән гамәл - өч елга кадәр төрмә) һәм 330 маддәсе (башбаштаклык - ярты ел төрмә яки ике ел мәҗбүри эш) нигезендә гаепләү белдерелгән.

Февраль башында Конюхова олы яшьтәге пенсионер ханымның кассада түләгәч арбасында нәрсәдер калганын күреп аны түләргә кушмаган, аның урынына апаны урлашуда гаепләгән, пенсионер апага эмоциональ басым ясаган, полиция чакырткан, диелгән тикшерүчеләр мәгълүматларында.

Полициядә Рауза Галимованың хәле начарланган, килгән ашыгыч ярдәм аңа ярдәм итә алмаган, апа үлеп киткән. ​

Тикшерү мәгълүматлары гаепләү һәм хөкем карары чыгарыр өчен мәхкәмәгә җибәрелде.

Фаҗигале хәл Кронштадтта Ленинград блокадасын өзүнең 71 еллыгы бәйрәм ителгәннән соң бер атнадан 3 февраль булды. Петербур прокуратурасы "Рауза Галимова май урламаган" ​дип белдерде.

XS
SM
MD
LG