Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңүнең 70 еллыгына 60 меңләп тоткын иреккә чыга ала


Омски төрмәсе
Омски төрмәсе

Русия президенты Владимир Путин амнистия турындагы карар өлгесен Дәүләт думасына тәкъдим итте.

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, президент Владимир Путин Дәүләт думасына Җиңүнең 70 еллыгына амнистия турындагы карар өлгесен керткән. 60 меңләп тоткын иреккә чыга алачак, шартлы рәвештә хөкем ителгән яки җәза алулары кичектерелгән 200 меңләп кешене аклау көтә.

Кеше үтерүчеләр, шулай ук көчләү, экстремизм, террор, кеше урлау кебек җинаятьләрдә гаепләнүчеләргә амнистия юк. Шулай ук урлашу, ришвәтчелек, балаларга каршы җинаятьләр кылучыларга ярлыкау көтелми. Дума бу карарны апрель ахырына кадәр хуплар, дип көтелә.

РБК язуынча, амнистиягә Русия өчен хезмәт итүчеләр эләгә ала (Әфганстанда хәрби чараларда катнашкан 124 һәм Чечняда террорга каршы чараларда катнашкан 23 тоткын). Шулай ук ярлыкау балигъ булмаган 100 тоткын, яшь һәм инвалид балаларның аналары һәм йөкле хатын-кызларга (867), үзләре генә бала һәм инвалидлар үстергән ирләргә (40) булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG