Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галәмнән алып ризыкка кадәр Русия дөньядан аерылырга тели


Русия ГЛОНАСС, Илкүләм түләү картлары системы, Yota һәм башка аякка баса алмаган проектлардан соң салым түләүчеләр хисабына яшәүче Михалковның "Өйдә ашау" челтәрен булдырмакчы.

"Өйдә ашыйбыз"

Русиянең бертуган режиссерлары Никита Михалков һәм Андрей Кончаловский McDonald's-ка көндәш булырдай туклану челтәре булдырырга тели. Алар моның өчен президент Владимир Путиннан миллиард сумга якын акча сорады һәм бу акчаны 4,8 ел эчендә акларга җыена. Путин бу идеяне хуплап хөкүмәткә ныклап өйрәнергә кушты һәм акча җитмәү сылтавы белән мәктәпләрне яба, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләрен бетерә килүче хөкүмәт шунда ук аларга дәүләт гарантиясе нигезендә дәүләт банкыннан 680 миллион сум чыгарып бирергә карар итте. Инвестицияләрнең калган 30 проценты башка чыганаклардан алыначак. "Өйдә ашыйбыз" ("Едим дома") исемен Кончаловскийның җәмәгате Юлия Высоцкая уйлап тапкан.

"Нигә соң әле бу хосусый проект өчен дәүләттән акча сорыйлар? Ә нигә банктан кредит алмаска? Крылов күптән инде мондый хәл турында "Бөтен бәла итекченең бөккән пешерүендә, ә пешекченең итек төзәтүендә" дигән иде, дип яза болгер Станислав Садальский.

Журналист Карина Орлова яңа челтәр өчен акча сорауга карата: "Әлбәттә, алар бу акчаны ватандаш буларак Владимир Путинның үзеннән сорыйлар, әмма аның ул кадәр үк акчасы юк һәм булырга тиеш түгел дә. Шуңа күрә актрисаның (Юлия Высоцкая) аш-су киңлекләрендәге чираттагы карьерасы өчен минем шикелле салым түләүчеләр биреп барачак. Бөтен төбәкләрнең дә түләргә хәлләреннән килмәгәнгә табибларны һәм хастаханәләрне кыскартканда, электричкаларны йөртми башлаганда, әлегә пенсияләрне 600 сумга арттырганда һәм башкалар һәм башкалар", дип белдерә.

Илкүләм түләү карталары системасы

Кырымны аннексияләгәч Көнбатыш 2014 елның мартында Русиянең берничә банкына чикләүләр керткәнгә, Visa һәм MasterCard бу банкалар аша сәүдә үзәкләрендә түләүне һәм халыкара банк челтәре аша хезмәтләндерүне туктатты. Шул сәбәпле Русия үзенең Илкүләм түләү картлары системын (Национальная система платежных карт) булдырырга мәҗбүр булды.

2015 елның февраль башында 2019 елга кадәр илдә 120 миллион карт чыгарылачак дип белдерделәр. Әмма 8 апрельдә Русия Үзәк банкы илкүләм түләү системы 2018 елда түләүләрнең 50-60%-ын гына каплый алыр дип хәбәр итте.

Русия моңа кадәр инде үзенең түләү системын булдырырга маташып карады. Соңгысы 2011 елда булды. Русия хөкүмәте халыкара түләү системнары Visa һәм MasterCard-ны катнаштырмый гына үзенең электрон түләү системнарын булдырырга теләгән иде. "Сбербанк" моның өчен "ПРО100" дип аталган түләү системын булдырды. Берничә ел дәвамында русияләргә әлеге универсаль картларны биреп барырга һәм аны илкүләм системга әйләндерергә теләделәр. Әмма бу проектны тормышка ашырганда техник җитешсезлекләр килеп чыкты, илдәге башка банклар хупламады. Эшләтеп җибәрү вакыты күчерелеп килде, аннан соң гомумән бу системнан баш тарттылар.

ГЛОНАСС

АКШның GPSына көндәш буларак Русия иярченнәр ярдәмендә үзенең навигация системын ГЛОНАССны булдырырга Советлар берлеге вакытында, 1976 елда ук талпынып карый. Бу турыда махсус карар да кабул ителә. Әмма башлап җибәрү вакыты берничә тапкыр кичектерелә.

2001 елда Русиядә "Глобаль навигация системы" дип аталган федераль програм кабул ителә. Һәм аның нигезендә 2008 ел башына Русиянең бөтен өлеше дә бу систем күзәтүе астында алыныр, ә 2010 ел башына систем глобаль масштабта эшли башлар дип планлаштырыла. Әмма ул билгеләнгән вакытка җир шарының теләсә кайсы төшендә дә эшли алмый. 2010 елның 5 декабрендә глобаль навигацияне башларга соңгы адым дип галәмгә тагын өч иярчен җибәрелә. "Протон-М" ракеты галәмгә күтәрелеп китеп озак та үтми Тын океанга җимерелеп төшә. Бу хәлдән соң Роскосмос җитәкчесе Анатолий Перминов эшеннән китәргә мәҗбүр була.

Иярчен системын җәелдерү өчен бирелгән акчаның 6,5 миллиард сумын башка максатларга тоту һәм урлау фактлары нигезендә 2012 елның июль аенда җинаять эше ачылды. Бер ел вакыт узганчы ук 2013 елның 13 маенда "Ялган юл белән зур күләмдә акча үзләштерү" маддәсе нигезендә 85 миллион сум урлау эше турында бер җинаять эше кузгатыла.

Yota (Йота)

2006 елда Петербурдагы "Корус консалтинг" ширкәте хуҗасы Денис Свердлов һәм эшмәкәр Сергей Адоньев Русиянең ул вакытта яңа саналган технология нигезендә эшләүче үз чыбыксыз телекоммуникация операторын булдыру эшенә керешә. Аңа Yota дип исем бирәләр. Төп максат мобил элемтә урнаштыру һәм чыбыксыз интернетка тоташу була.

2008 елның августында 100 мең кеше инде Yota-ны куллана дип белдерелә. 2011 елның мартында Русиянең әлеге ширкәте "Вымпелком", "Мегафон", МТС һәм "Ростелеком" белән илдә LTE системасын җәелдерү турында килешү төзи. 2014 елның 13 августында Yota мобил операторы SIM-карталарын сата башлыйлар.

Интернетта Yota-га карата төрле фикерләр бар. "Yota аша интернетка тоташу макталганга караганда пүчтәк булып чыкты. 4Мб диелсә дә, иң күп дигәндә 0,15 кенә. МТСның гади модемын алудан да шәбрәге юк", дип яза Александр. "Һәркөн элемтә өзелә, бу гадәти хәлгә әйләнде инде", ди Петр. "Бер сүз белән әйткәндә "ноль", иң югары тизлек өчен аена 1400 сум түләү кирәк. Кино карый алмыйм, шулай ук йөкләп булмый. Yota-ны ала күрмәгез, кәефегез кырылачак", дип белдерә үзен Андерсен дип атаучы.

Электрон энциклопедия

Русиянең дәүләт һәм президент китапханәләренең 2014 елның ноябрь уртасында Википедиягә альтернатив булдыру өчен электрон энциклопедия эшенә керешкәнлеге белдерелде. Янәсе Википедиядә төгәлсезлекләр, дөрес булмаган мәгълүмат бик күп. Русиянең яңа интернет ресурсы Русия төбәкләре тормышы турында дөрес, төгәл һәм төрле яклап мәгълүмат бирәчәк диелде.

Интернетта күпләр әлеге проектка карата андагы мәкаләләрнең объектив булачагына шик белдерде. Кайберәүләр Русиянең Кырымны аннексияләве һәм Украинадагы вакыйгалар шундый интернет-энциклопедия ясарга этәргән булырга мөмкин дип тә белдерде.

"Чебурашка"

2014 елның апрель азагында Русия федерация шурасы әгъзасы Максим Кавджарадзе Русиянең үз аралашу челтәрен булдырып аны "Чебурашка" дип атарга тәкъдим итте. Әлеге челтәрнең Европа һәм АКШ өчен ябык булуы шарт. Кавджарадзе бу челтәрне Русия төбәкләре акчасына булдырырга чакырды.

Кавджарадзе Русия өчен аерым интернет челтәре булдыру илнең милли иминлеге һәм территориаль бөтенлеге мәсьәләсе, дип саный. Бу челтәргә керү мөмкинлеген Беларус, Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан халыкларына бирергә була, ди ул.

Әлегәчә Русия хакимияте кайбер кече сайтлар һәм блогерларны чикләү, блоклау яки томалау белән шөгыльләнә иде, мәсәлән, оппозиционер Алексей Навальныйны. Ләкин Мәскәү моның белән генә чикләнергә җыенмый сыман.

"Чебурашка" кебек яңа интернет моделе артык идеальләшкән фикергә охшый, шуңа күрә Русиянең Төркия юлы белән китү ихтималы бар – интернет иреген кечкенә адымнар белән чикләп бару.

XS
SM
MD
LG