Accessibility links

Чаллыда язучылар оешмасы эшен тергезмәкчеләр


Чаллы татар язучылары җыенында катнашкан язучылар
Чаллы татар язучылары җыенында катнашкан язучылар

Чаллыда язучылар оешмасы эшен тергезү җыенында Түбән Кама, Алабуга вәкилләре дә катнашты. Оешманың бюросы сайланды, Татарстан язучылар берлегенә намзәтләр мәсьәләсе каралды.

Көн тәртибенә Чаллы язучылар оешмасының бюросын сайлау, оешманың 35 еллыгын зурлап уздыру, Тукай көненә әзерлек, язучылар берлегенә яңа намзәтләр күрсәтү һәм башка мәсьәләләр куелган иде.

Факил Сафин
Факил Сафин

Җыен башында Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин быел Чаллы язучылары катнашында узган чараларны санап узды. “Монысы башкарылган, эшләнгән эшләрне күрсәтү, теркәү өчен кирәк. Чөнки иҗат кешеләренә мактаулы исемнәр дә, бүләкләр дә бирелә. Болар барысы да искә алынырга тиеш. Инде озак еллар буена барган “Чаллыда язучылар юк” дигән фикерне дә җимерергә вакыт. Чөнки булган бүләкләргә бу төбәктән тәкъдим итүләр, күрсәтүләр җитеп бетми иде” диде.

Ул шулай ук заманында Чаллы язучылары арасында дәрәҗәле саналган Эдуард Касыймов премиясен бирүне кабат торгызуны, шәһәр язучылар оешмасының бинасын булдыру турында җыенда катнашкан шәһәр башкарма комитеты урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рамил Хәлимов алдында да әлеге мәсьәләләләрне күтәрде.

Рамил Хәлимов
Рамил Хәлимов

Рамил Хәлимов үз чыгышында “Менә җыелышка бераз соңга калган язучылар бүгенге җыелышны бүгенге язучыларның хәле турында сөйләшүдән башларга тәкъдим итте. Әгәр мондый сөйләшү башланса, ул иртәнгә кадәр дәвам итәр иде. Татар теле турында сүз алып барганда, татар теле яшәсен өчен татарча язу, уку кирәк. Нәрсәдер язу өчен нәрсәдер укырга кирәк. Уку өчен татар әсәрләре кирәк. Чаллыда язучылар оешмасының 35 еллык юбилеен зурлап уздырырга уйлыйбыз. Юбилей бит инде бер-береңне котлап чәй эчү генә түгел. Биредә сүз күпмедер чаралар уздыру хакында бара. Без аны Айдар Хәлим тантаналарын үткәргәндә уздык инде. Чөнки, аның зур кичәсенә кадәр күп әдәби очрашулар уздырып, аның иҗаты белән күп укучылар якыннан танышсыннар иде, дигән теләк булды.

Рәшит Бәшәр
Рәшит Бәшәр

Рәшит Бәшәр юбилее алдыннан да очрашулар күп булды. Аннан гына олы кичәсен үткәрдек. Чаллы язучылар оешмасының 35 еллыгы уңаеннан татар һәм урыс телләрендә “Безнең яраткан Чаллы язучыбыз” исеме астында иншалар язу да каралган. Шигърият, рәсем бәйгеләре дә күз алдында тотыла. Әлеге иҗат эшләре юбилей кичәсендә күрсәтелер”, дигән фаразларын җиткерде.

Шушы чыгыштан соң хакимият вәкиле булган Рамил Хәлимов ашыгыч киңәшмәләр булу сәбәпле җыелыштан китү турында да сүз әйтеп куйды. Ләкин аксакал язучы Айдар Хәлим бу күренеш белән риза булмавын белдерде.

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

“Бу җыенда шәһәр башлыгы булырга тиеш иде. Әллә ничә елга бер булган мондый чарага кырык эше кырык якка таралып ятса да ул килергә тиеш иде. Ул юк. Хәтта өч көн элек кенә куелган, татарча белмәгән мәдәният бүлеге җитәкчесе дә юк. Инде бу җыеннан Рамил әфәнде сез дә китсәгез, безгә бушлыкка гына сөйләргә калачак. Шуңа, мөмкин булса җыелышта калсагыз иде” дигән гозерен белдерде. Түрә әфәнде кайларгадыр шалтыратты һәм инде язучылар җыенын ташлап китмәде, калды.

Өч сәгатькә якын барган сөйләшүдә сораулар да бирелде, аерым чыгышлар да булды.

Язучы Рахман Шәфигуллин: “Әлеге җыелышны яңарыш җыелышы дип атарга кирәк. Бүген татар халкы язмышы турында борчылучы, кайгыртучы оешмалар гомумән юк. Хакимиятләргә бу кирәк түгел. Чаллыдагы язучылар оешмасы иҗтимагый-сәяси дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Шәһәр парламентында кимендә бер-ике язучы депутат булырга тиеш. Шуңа гына күз салыгыз, шәһәр топонимика комиссиясе бүген Чаллы урамнарына нинди генә исемнәр куймый. Аннан соң китап чыгаручыларны да ничектер тәртипкә саласы иде. Теләсә нинди китапны акча түләп чыгаралар. Андый китапларга язучылар оешмасымы, берәр консультатив үзәкме, ниндидер бәя биреп, нәшриятләргә фикер ирештерергә дә тиештер. Бардым да, акча бирдем дә, китап чыгардым булырга тиеш түгел. Эчтәлеге, кешене тәрбияләве китапның максаты булырга тиеш”, дигән фикерләрен ирештерде.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Айдар Хәлим: “1997 елдан алып Чаллыда мондый җыелышлар булмады. Без нык таландык. Үзебезне кеше итеп тою яралгысы да яралып килә сыман. Беренче дөнья сугышы барышында герман гаскәрләре Русия гаскәрләренә каршы химик корал кулланды. Хәзер Русия җәмгыяте үзенең урыс булмаган халыкларына карата химик корал куллана, гафу итегез. Илдә милли яктан караганда шундый нык басымлы вазгыять, безгә бу шартларда үзебезне ничек итеп бар дип сизәргә, тоярга соң? Язучы белән җитәкчелек арасында күпер булдырып, татар милләтен үлемнән саклап калу бурычы тора. Хәлләребез авыр. Алданырга ярамый. Язучылар союзына керү бер матур күңел уйнавы гына булып калмасын иде. Милләтнең бүгенгесе, киләчәге өчен көрәшүе язучыларның турыдан-туры, тәүлек әйләнәсе кайнап торырга тиешле бурычы. Инде Чаллы язучылар оешмасында берничә түләүле урын (штат) да булдырылган. Хәзер инде оешмага бүлмәләр, машина һәм компьютерлар алу эшен башлыйк. Казанны бергәләп яулыйк”.

Шушында ук Татарстан язучылар берлеге булдырган Абдулла Алиш, Һади Такташ, Сара Садыйкова исемендәге бүләкләргә Чаллыдан иҗат кешеләрен күрсәтү дә булды. Әлеге исемлеккә Сирен Якупова, Зөләйха Минһаҗева, Әлфия Ситдыйкова тәкъдим ителде. Айдар Хәлимне дә тәкъдим итүчеләр булды. Ләкин Айдар әфәнде зур итәгатьлек белән мондый премияләргә тәкъдим итмәүләрен сорады.

Нурзия Мирхазова
Нурзия Мирхазова

Җыенда Татарстан язучылар берлегенә әгъзалыкка намзәтләр дә тәкъдим ителде. Аларның берсе тумышы белән Башкортстаннан булган, озак еллар Чаллы мәктәпләрендә эшләгән Зимфирә Исламова булса, икенчесе Мамадыш якларыннан, Түбән Камада яшәүче Нурзия Мирхазова иде.

Әлеге шәхесләрнең язучы исемен йөртергә лаек булулары хакында Рәшит Бәшәр, Фәтхулла Абдуллин, Айдар Хәлим һәм башкалар үз фикерләрен белдерде.

Актаныштан Роберт Сәләхиевны да язучылар берлегенә кабул итү турында гаризалар инде җибәрелүе, аның язучылар берлегенә кабул ителүенә ышаныч белдерелде.

Сөйләшү, фикер алышулар барышында язучылар Амур Фәләх, Рафис Сәлимҗанов, Рахман Шәфигуллин һәм башкалар Зифа Кадыйрованы мөмкин булганча тиз арада Татарстан язучылар берлегенә кабул итү мәсьәләсен күтәрде.

“Зифа Кадыйрованы бар татар дөньясы укый. Ул халыкка таныш. Шуңа, ул Татарстан язучылар берлегендә булырга лаеклы” дигән сүзләр дә әйтелде. Бу чыгышларга Факил Сафин “Зифа бишенче романын язып бетереп ята. Менә шуннан соң инде проза бүлеге юнәлешендә аны берлеккә кабул итәргә тиешләр”, дип җавап бирде

Айдар Хәлим биредә “Зифа Кадыйрова мәсьәләсендә биредә кемнәрдәдер ялгыш фикерләр калмасын иде. Имеш, Чаллыда Зифага каршы ниндидер көчләр бар, димәкчеләр. Мин андый көчләрне күрмим. Әдәбиятта Зифа Кадыйрованың үз укучысы, үз урыны бар. Берлектә булырга тели икән, каршылыклар булмастыр”, дигән сүзләрен дә әйтте.

Чаллы язучылары оешмасы бюросына “Мәйдан” журналы баш мөхәррире Фидаел Мәҗитов, язучылар Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева, Сирен Якупова сайланды.

XS
SM
MD
LG