Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан прокуроры "Адмирал" тирәсендәге шау-шудан соң эшеннән китте


"Адмирал" сәүдә үзәге. 11 март 2015
"Адмирал" сәүдә үзәге. 11 март 2015

Казан прокуроры Рәфкәт Уразбаев "Адмирал" тирәсендәге шау-шудан соң эшеннән китте

Казан прокуратурасы җитәкчесе Рәфкәт Уразбаев пенсиягә чыкканга күрә, үз теләге белән эшеннән китте, дип белдерә прокуратура матбугат хезмәте.

17 кешенең үлеменә китергән "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын сәбәпләрен тикшерү барганда моннан ике атна элек Уразбаев эшеннән читләштерелгән иде. 26 мартта Татарстан прокуратурасында Русиянең баш прокуроры урынбасары Сергей Зайцев катнашында җыелыш узды. Аннан соң мәгълүмат чаралары Уразбаевка эшеннән китәргә тәкъдим ителгән дип язып чыкты.

"Адмирал"да сәүдәне тыю һәм бинадагы җитешсезлекләрне бетерү эшләрен тыныч кына ябып куюга үз өлешләрен керткән Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев һәм Казанның Киров районы прокуроры Равил Вахитовның Гусейн Гахрамонов белән бәйләнешләре булуы турында да хәбәр ителде.

Бинаны арендага алган "Заря" ширкәте мөдире Гусейн Гахраманов янгынның икенче көнендә үк кулга алынган иде. Гахраманов "Заря"ның чирек өлешенең хуҗасы да. Ә менә аның ярты өлешенә ия булган төп хуҗасы Алла Җәләлованың Русия эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең Татарстан бүлеге башлык урынбасары Илнар Җәләлов хатыны булуы да ачыкланды.

XS
SM
MD
LG